Ату спорты буенча район чемпионаты үтте
Яңа поселогының спорт залында ату спорты буенча район чемпионаты һәм шәхси-командалы беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда авыл җирлекләре һәм мәктәпләрнең җыелма командалары көч сынашты. Барысы бергә ярышларда 90нан артык тукайлы катнашты. Мәктәп укучылары арасында призлы урыннарда Нина Касакина (Борды), Диана Чернова (Борды), Гөлназ Мәүләвиева (Иске Абдул), ә малайлар арасында Илгиз Сәетгәрәев...
Яңа поселогының спорт залында ату спорты буенча район чемпионаты һәм шәхси-командалы беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда авыл җирлекләре һәм мәктәпләрнең җыелма командалары көч сынашты. Барысы бергә ярышларда 90нан артык тукайлы катнашты. Мәктәп укучылары арасында призлы урыннарда Нина Касакина (Борды), Диана Чернова (Борды), Гөлназ Мәүләвиева (Иске Абдул), ә малайлар арасында Илгиз Сәетгәрәев (Иске Абдул), Айдаш Гыйззәтуллин (Сәмәкәй) һәм Азат Гәрәев (Яңа поселогы) калдылар. Шәхси беренчелеккә көрәш алып барган авыл җирлекләре арасында хатын-кызлардан Регина Малахеевага (Мәләкәс) тиңнәр булмады. Эльмира Кашапова (Күзкәй) - икенче, Гөлгенә Мәүләвиева (Иске Абдул) өченче урынны алдылар. Ир-атлар арасында Валерий Утяшовка (Борды), Владимир Карповка (Күзкәй) һәм Марат Фазылҗановка (Яңа поселогы) тиңнәр булмады. Ә пенсия яшендәге ир-атлар арасында призлы урыннарны Салават Габдуллин (Калмаш), Илдар Сабиров («Татарстан» совхозы поселогы) һәм Михаил Никифоров (Мәләкәс) яулап алдылар. Мәктәпләр арасында беренчелекне Борды мәктәбе алды. Сәмәкәй белән Иске Абдул авыллары мәктәпләре икенче, өченче урыннарда калдылар. Авыл җирлекләре командалары арасында Мәләкәс, Күзкәй, Иске Абдул җирлекләренә тиңнәр табылмады. Призлы урыннар алган спортчылар медальләр һәм грамоталар, ә җиңүче командалар кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев