Тукай районында респиратор инфекцияләр йоктыручылар кими
Үткән атнада (23февральдән 2 мартка кадәр) Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 153 очрагы теркәлгән. 87 очрак, яки барлык авыручыларның 56,8 проценты 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы, Актаныш (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 44,15...
Үткән атнада (23февральдән 2 мартка кадәр) Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 153 очрагы теркәлгән. 87 очрак, яки барлык авыручыларның 56,8 проценты 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы, Актаныш (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 44,15 процентка кимегән.
Яр Чаллы шәһәрендә ОРВИ белән авыру очракларының 30 % , грипп белән 20 тапкырга кимүе күзәтелә.
Атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 5 очрагы (4 бала һәм бер өлкән кеше) теркәлгән.
Үпкә ялкынсынуы диагнозы белән Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә бер ир-ат озатылган.
Теләнче-Тамак авылында төлкедә лаборатор шартларда расланган котырыну очрагы теркәлгән. Аның белән элемтәгә кергән кешеләргә тиеәле медиөина ярдәме күпсәтелә.
3 бала скарлатина, ә Зур Шилнә авылы мәктәбе укучысы җил чәчәге белән авырый. Яңа поселогы мәктәбендә укучы балада микроспория очрагы теркәлгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 13:01Гомеренең иң бәхетле чоры Бордыбаш авылында яшәүче Тәскирә Мәүләветдинова балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьли тол калып тормыш арбасын ялгыз тарткан, өч баласын тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган баһадир ханым. Гомеренең яшьлек чоры, көчле вакытлары, олыгаю еллары эш, тормыш мәшәкатьләре белән узган. Бүгенгесе – бәхетле.6900
-
24 май 2022 - 12:39Мәдәният өлкәсендә - 41 ел Гөлбостан апаны мин китапханә дә эшләгәндә үк белә идем.Ул безгә кызыклы, магыктыргыч кичәләр оештыра иде.Китапка мәхәбәтне дә Гөлбостан апа уяткандыр безгә.Шуӊа да миндә китапханәче хезмәтен сайладым.Ул миңа китапханәчеләр бүлегендә укыганда да узенең кинәшләрен бирә иде.Аӊламаган сорауларым булса тизрәк Гөлбостан апага шалтырата идем.Ул миңа һәр сорауны җентекләп–җентекләп аңлата иде.6100
-
24 май 2022 - 10:42Тылсымлы сәнгать дөньясы Якшәмбе, 22 май көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда районның балалар сәнгате мәктәбенең 35 еллык юбилее уңаеннан зур бәйрәм концерты узды.6600
-
24 май 2022 - 10:40Бәрәңге уңсын дисәң... Бәрәңге – безнең җирлектә төп ризыклардан санала. Бу яшелчә, соңгы берничә дистә ел эчендә, чәүчәләккә – зур игътибар таләп итә торган нәзберек яшелчәгә әйләнде – холкын күрсәтә. Элек кенә ул, бәрәңге утыртканнан соң ике тапкыр үсентеләрне чүп үләннәренннән арындырып төбен өя идек тә алтын көзгә кадәр – йодрык чаклы бәрәңгеләрне казып алганчы, аның хакында «оныта» идек.6800
-
23 май 2022 - 14:29Тукайлылар - Изге Болгар җыенында 21 нче май көнне Изге Болгар җирендә зур җыен үтте. Ул быел Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.14700
-
23 май 2022 - 14:09Ташландык өйләрне-контрольгә Тукай районы авыл җирлекләрендәге ташландык өйләрне махсус контрольдә тотачаклар. Авыл җирлекләре башлыкларына әнә шундый күрсәтмәләр бирелде. Шәһәргә якын булу сәбәпле ташландык биналарда читтән килеп теркәлмичә яшәп ятучылар булырга, качаклар, төрле җинаятьчеләр хәтта террористлар да аулак, хуҗасыз өйләргә ияләшергә бик мөмкин.11200
-
23 май 2022 - 13:06Күңелем төенчеге Хатирәләр төенчегенә ниләр сыйган икән? Бу сорауга җавап бирү өчен, без Быел билгеләп үтә торган Иштирәк авыл җирлеге юбилярларын мәдәният йортына җыйдык. Юбилярларыбыз күп безнең, Аллага шөкер. 1962 нче елгылар гына да барлыгы 15 кеше икән. 55,60, 65, 70,75, 80, 85... юбилярларыбызның ничә яшьлеге генә юк!11500
-
23 май 2022 - 12:10Теләнче Тамакта фәнни конференция Теләнче Тамак авылы мәктәп базасында «мәктәп һәм югары уку йортларында укучы яшьләрнең экологик һәм географик белемендә дәвамчанлык " V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм КФУ тарафыннан оештырылды. Илебезнең төрле төбәкләреннән – Минзәлә, Сарман, Алабуга, Арча, Ютазы, Балык Бистәсе, Биектау, Буа, Мөслим, Тукай районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Мәскәү, Саратов өлкәсеннән һәм хәтта Казахстаннан укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.9900
-
23 май 2022 - 12:08Исерек көе руль артына утырган Яр Чаллы- Водозабор, Яңа поселогы-Калмаш- Күзкәй юлында 22 май көнне иртәнге дүртенче яртыда исерек көе машина руле артына утырган берәү автомобиле белән юл читенә төшеп каплана.8700
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.17500
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.55400
-
20 май 2022 - 09:12
-
20 май 2022 - 09:11
-
20 май 2022 - 09:10
-
23 май 2022 - 11:46“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлында капиталь ремонт эшләре старт алдыРеспубликада «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юлларны төзекләндерүгә зур игьтибар бирелә. Ремонт эшләре быел да дәвам итәчәк.11400
-
21 май 2022 - 08:54Әниемне сагынам Әгәр дә әнием, Зәйнәб Сәүбән кызы Хисамиева исән булса 95 яшь булган булыр иде. Әнием 1927 елда Оргыды авылында туа. Аның балачагы бик авыр елларга туры килә. Ул туган елларда авылда балалар күп була, Оргыды үзе дә зур авыл булган, гөрләп торган. Әнием Зәйнәб Сәмәкәй мәктәбенә йөреп җиде сыйныфны бетергән. Мәктәпне тәмәмлагач колхозда эшкә калган.20100
-
21 май 2022 - 07:39Йөрәк моңын дөньяга сирпеп 18 май көнне, Теләнче-Тамак китапханәсендә, Мамадышта яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, “Агымсу дулкыннары” әдәби клубының җитәкчесе, җырчы, баянчы, театр актеры, талантлы шагыйрә - Гөлнур Васыйлова белән очрашу узды.18000
-
22 май 2022 - 09:50Гарантия фонды эшкуарларга ярдәм күрсәтә Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ел башыннан бирле регион бизнесына якынча 700 млн сумлык 170 поручительлек бирде. Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр бизнеска 2 млрд сумга якын заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм итте.15300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика