Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан әйләнеше системасы авыруларыннан Тукай районында ир-атлар күп үлә

2015 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы итеп игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда «Кан басымыңны үлчә!» дип аталган акция үткәрү турында карар кабул ителде. Район хакимиятендә эшләүчеләр һәм бирегә эш белән килүчеләр беренче булып әлеге чара кысаларында кан басымнарын тикшертеп карый алдылар. Узган...

2015 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы итеп игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда «Кан басымыңны үлчә!» дип аталган акция үткәрү турында карар кабул ителде. Район хакимиятендә эшләүчеләр һәм бирегә эш белән килүчеләр беренче булып әлеге чара кысаларында кан басымнарын тикшертеп карый алдылар. Узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә бинаның ишеген атлап кергәч тә көйләп куелган махсус урында шәфкать туташы Миләүшә Фәрдиева иртәнге 9да халыкны кабул итә башлады. Көн дәвамында 150дән артык кеше артериаль кан басымын белергә өлгерде. Акциядә яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. «Кызганычка каршы, авырый башлагач кына табибка киләбез. Югыйсә, кан басымы бер уйный башлаган икән, аны көн саен үлчәтеп тору мөһим икәнлеген дә беләбез. Безне менә шулай сәламәтлегебезне тикшертергә мәҗбүр иткән акцияләрнең үткәрелүе бик яхшы», - дип, кайберләре бу чарага карата үз фикерләрен дә әйтеп киттеләр.

Ләкин районның медицина хезмәткәрләре үзеңнең сәламәтлегеңне беренче чиратта үзеңә кайгыртырга, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә һәм алар кушкан даруларны режим белән кулланырга чакыралар. Үзәк больницаның әйдәп баручы менеджеры Тәнзилә Шәмсетдинова әйтүенчә, районда да үлемнәрнең сәбәпләре арасында кан әйләнеше системасы авырулары беренче урында тора. Узган ел, мәсәлән, районда 538 кешенең үлеме теркәлгән, аларның 346сының, ягъни 64,3 процентының үлеме шул сәбәпле килеп чыккан.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр республикада 100 мең кешегә - 631,6, районда 901 кеше туры килә.

Шунысы аяныч, бу авырудан хезмәт яшендәге кешеләрнең, аеруча ир-атларның үлеме елдан-ел күбрәк теркәлә. 2014 елда ул күрсәткеч 2,3 процентка арткан. Гомумән, хезмәт яшендәгеләрнең үлеме бездә республика белән чагыштырганда 10 процентка, федераль күрсәткеч белән чагыштырганда 13 процентка югарырак.

Кан әйләнеше авыруларын кисәтү максатын күздә тоткан «Кан басымыңны үлчә!» акциясе районда ел дәвамында барачак. Айга бер мәртәбә үзәк больницаның үзендә үткәрү, оешма-предприятиеләргә, бюджет учреждениеләренә чыгу, халыкка йөрәк һәм кан тамырлары авырулары турында аңлатма материаллар тарату, табиблар тарафыннан коллективларда лекцияләр уку күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек