Авылым, кешеләрең синең рубрикасы буенча яңалыклар
-
Оргыды мулласы
Авылны, аның халкын бик яратам. Ял көннәре җитүгә, Оргыды, Иске Абдул, Иректаң, Казиле авылларына, Татарстан, «Сосновобор» бистәләренә юл тотам. Чираттагы язмам авылдашым, Оргыды авылының лаеклы кешесе – Әмирҗан Галимҗан улы Галимҗанов турында.
-
Сыналсак та, сынмадык – нык булдык
Быел, ямьле май аенда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Илебездә шушы мөкатдәс бәйрәмгә әзерлек зур колач белән бара. Хөкүмәтебез тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелә. Бу – сөенечле хәл. Зур югалтулар, кайгы-хәсрәт һәм ачы күз яшьләре китергән коточкыч сугыш елларында тылда авыр хезмәт башкарган яшүсмерләр – сугыш чоры балалары да Бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керттеләр. Хәзергесе вакытта алар өлкән яшьтәге кешеләр, күпчелеге – хезмәт ветераны. Тылда Бөек Җиңүне якынайткан, сынауларда сынмаган өлкән буын вәкилләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларның хезмәтен тиешенчә бәяләү – изге бурычыбыз.
-
Агачтан могҗиза тудыручы
Аның остаханәсенә килеп кергәч, биредә чын иҗат мәйданы икәнен сизәсең: пөхтә итеп төрле эш кораллары, нәни станнар тезеп куелган, өстәлләрдә ясалачак әйберләрнең детальләре, бер киштәдә төрле төстәге буяулар, лаклар, җилем һәм башка вак-төяк кирәк-яраклар. Әзер шахмат тактасы, аңа агачтан микроскоп төгәллеге белән зурайтып эшләнгән шахмат фигуралары тезелгән. Борынгы нәкышләр төшерелгән кувшиннар, зур төгәллек белән агачтан ясалган төрле җәнлек фигуралары. Икмәк саклый торган тартманы гына күр! Ә менә бу искиткеч матур хатын-кыз сынын автор «Сөембикә» дип атаган. Кыскасы, кечкенә генә остаханәдә үзе бер әкияти дөнья. Шуңа игътибар итәм: оста, картина язамы, агач фигуралар ясыймы, аның иҗат табышларында яшел, алтынсу якты төсләр өстенлек итә. Ә бу хыялый дөньяның тылсымлы куллы хуҗасы – Рөстәм Ясәвиев.
-
Рәсим Шәйхаттаров: «Мин йөгерәм, минем арттан башкалар йөгерә...»
Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Кемгәдер Аллаһы Тәгалә күпләп акыл-талант, кемгәдер искиткеч кыяфәт, кемгәдер ул мулдан лидерлык сыйфатларын бирә. Шушы сыйфатларның берьюлы барысын да үзендә туплаган кешеләр дә бар. Районыбызда танылган шәхес, «Ярыш» җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров шундыйлардан. Дистә еллар инде аның һәр көне иртә таңнан аягына итек киеп, басу-кырларны әйләнеп кайтудан башлана. Шундый олы хуҗалык белән җитәкчелек иткәч, әлбәттә инде, син башкалардан алдарак йөрергә, барысын да белеп, үз күзләрең белән күреп торырга тиеш, ди ул. Эшне оештыра белү, кешеләр күңеленә юл табу – шулдыр ул лидер кешенең мөһим сыйфатлары. Юкка гына аның турында яратып, Җир улы ул, димиләр.
-
Салмадым башымны салларга
Моннан нәкъ егерме ел элек төргәге белән төрле төстәге чигү җепләре алып кайта ул. Бусы, якуттай янып торганы, мәк чәчәгенә әйләнер, монысыннан, шәмәхә төслесеннән, миләүшәләр «үсеп чыгар». Халисә ханым үзе үстергән каз-үрдәк мамыгыннан ясалган ап-ак мендәрләрен күпертеп кабарта да, күңеленнән генә кайда нинди чәчәк чигәчәген барлый. Кичләрен, йорт мәшәкатьләреннән бераз арынганнан соң, ап-ак тукымада берсеннән-берсе матур чәчәкләр, Ык буенда, әрәмәдә үскән бөрлегән-карлыганнар, кура җиләкләре пәйда була.
-
Илназ Рамазанов: «Мин үз районымның патриоты»
Күп тапкырлар Сабан туе батыры булган, дәрәҗәле турнирларда кубок һәм медальләр откан Биклән егете Илназ Рамазановка нибары 18 яшь. Бүген ул Тукай районының атаклы спортчылары исемлеген җитәкли. Ир-атларга гына хас үҗәтлек, тырышлык сыйфатлары булган чемпион белән без дә очраштык.
-
Бар хикмәт олы йөрәкле булуда
Ачык йөзле, тәмле сүзле, үзенә тартып торучы кешеләр бик сирәк алар. Ә дөньяның төрле ягын күреп, тормышның ачысын-төчесен татып, утлар-сулар кичеп, тормышның, һәр көннең, һәр мизгелнең, туганнар-якыннарның һәм иң затлысы – икмәкнең чын-чынлап кадерен белеп яшәгән өлкән кешеләр – ветераннарыбыз исә елдан-ел сирәгәя бара. Шундый олуг хөрмәткә лаек ветераннарның берсе – Биклән авылыннан Мөнирә Бәхтегәрәй кызы Бәхтегәрәева. Ул 2019 елны үзенең зур юбилеен каршы алу тантанасы белән тәмамлады. Яңа елга бер көн кала ул 95 яшен тутырды. Шундый авырлыклар кичеп, дошман белән күзгә-күз очрашып та, бу яшькә җитү ул зур могҗизага тиң, әлбәттә.
-
Күз курка, кул эшли
«Гигант» совхозы элек-электән республикада беренчеләр рәтендә баручы алдынгы хуҗалыкларның берсе булды. Совхозның атаклы җитәкчесе Нәҗип Зыятдиновтан соң, 2000 елларда, аны авыл хуҗалыгы тармагында зур осталык чарлаган белгеч Риф Имамовка ышанып тапшырдылар. «Колхоз-совхозлар системасы таркалган, инвесторлар үтеп кергән шактый кыен чорлар иде ул», – дип искә ала бүген Риф Хәнифович. Ләкин дилбегәне үз кулыңа алгансың икән, сынатырга ярамый, холкы андый түгел. Совхозны таркатырга бирми, шуның белән Яңа поселогын да саклап калуга да үз өлешен кертә ул. «Гигант» бүген дә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. РФнең һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Имамовның республика җитәкчелеге алдында да абруе зур, аны беләләр, аннан киңәш сорыйлар.
-
Өмет яшәтә
Бу дөнья – имтихан йорты, ул сынаулардан тора. Байлык һәм фәкыйрьлек, саулык-сәламәтлек һәм хасталык, югалту-табышлар, шатлык-сөенеч һәм кайгылар... Гомер юлын үткәндә адәм баласына боларның күбесен татырга туры килә. Сынауларда рухлары ныгыганнар бәхетлеләр җөмләсеннән. Алар – уңышка ирешүчеләр. Бу язма гомеренең һәр мизгелендә авыру белән көрәшүче, Биклән урта мәктәбендә белем алучы 13 яшьлек Айзат хакында.
-
Нурлы гаилә
62 ел бергә яшәү дәверендә гашыйк җаннар агач тамырларыдай берегеп, уралып, ныгып, пар имәнгә әвереләдер. Шулай булмаганда ул гомер эчендәге тормыш сынауларына, җил-давылларына ничекләр түзмәк кирәк. Шушы сорауларга җавап эзләргә дип, авылыбызда тату, матур, үрнәк гомер кичерүче Әминә апа белән Алмас абый Гәрәевларга юл тоттым.
-
Китап язарлык гомер
Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән кешеләр язмышы турында укырга яратабыз. Ә андыйлар безнең янәшәбездә дә бик күп бит. Кайсыдыр бәхетле, кайсыдыр үкенечле гомер кичерә. Аллаһы тарафыннан бирелгән язмышына риза булып яшәүчеләр дә күп. Дөньяда никадәр кеше булса, шулкадәр язмыш. Бу язмабызда исә сүзебез Ходай биргән гомеренә шөкер итеп яшәүче Мөстәбширә Гайнан кызы Гыйлманова турында булыр. Мөстәбширә апа турында язуыбыз очраклы түгел. Ул безнең редакция үткәргән «Әнием белән фото» бәйгесендә укучыларыбыз тарафыннан иң күп тавыш туплаган иде. Вәгъдә ителгән бүләк – җиңүчене газета битләрендә күрсәтү.
-
Авылның «ашыгыч ярдәм»е
Һәр авылның игътибарга, хөрмәткә лаек кешеләре була. Шулар арасына мин авылыбызның шәфкать туташы Мифтиева Гөлүзә апаны кертер идем. Аның кебекләр турында туганда ук шәфкать туташы булып туган, диләр. Чыннан да, ул безне дару белән генә түгел, нурлы йөзе, йомшак теле белән дә дәвалый.
-
«Якты юл» – тугры дустым
Районның бердәнбер матбугат чарасы – «Якты юл» газетасына язылу дәвам итә. Газета укучыларыбыз район тормышына, аның киләчәгенә битараф түгел. Без, үз чиратыбызда, газетаның даими укучылары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән аралашып, басылып чыккан мәкаләләр турында фикер алышабыз, газета эчтәлеге буенча аларның тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Кайбер укучыларыбыз авылларда газетага язылуны оештырырга ярдәм итә, «Якты юл» турында хәтта шигырьләр иҗат итүчеләр дә бар. Район газетасының аларның тормышларында уйнаган ролен күрү, әлбәттә, безнең өчен зур куаныч. Шушы көннәрдә без Иштирәк авылында даими укучыбыз Асия ханым Метшинада кунакта булып кайттык. Без килгән көнне аңа Түбән Кама шәһәреннән бертуганнарыНурия белән Наҗия апа да кайтканнар иде. Кайнар чәйләр эчеп, өстәл артында алар белән бергәләп газета турында сөйләштек.
-
Чехов, Булгаков... hәм Габриелян?
Шушы көннәрдә якташыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинны искә алу чарасы узды. Талантлы каләм иясен хөрмәтләү кичәсе күңелләрне кузгатты. Язучылар Тукай районы халкының Фәннүр Сафинны хөрмәтләвеннән, аның исемендәге премия булдыруыннан, яшь каләмчеләр бәйгесе нәтиҗәсеннән канәгать калды. «Серле каләм» районкүләм иҗат бәйгесенең «Шигърият» номинациясе җиңүчеләре арасында Комсомолец мәктәбе укучысы Карен Габриелян да бар.
-
Хезмәтләре – килер буынга мирас
Боерган авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү кичәсе булды. «Хезмәт белән сәнгать янәшә» дип исемләнгән очрашу чарасына терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткән сыер савучылар, терлекчеләр чакырылган иде.