Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Оргыды мулласы

Авылны, аның халкын бик яратам. Ял көннәре җитүгә, Оргыды, Иске Абдул, Иректаң, Казиле авылларына, Татарстан, «Сосновобор» бистәләренә юл тотам. Чираттагы язмам авылдашым, Оргыды авылының лаеклы кешесе – Әмирҗан Галимҗан улы Галимҗанов турында. 

Әмирҗан белән без яшьтәшләр, авылдашлар, башлангыч мәктәптә бергә укыдык, Сабан туйларында бергә көрәшеп йөрдек. Әтисе Галимҗан абый белән минем әти «Ленар» колхозы басуларын сукаладылар. Әниләр дә бергәләшеп колхоз кырларында чөгендер үстерделәр.
Еллар үтте, без дә Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайттык, тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр кордык. Әмирҗан армиядан кайткач, Чаллыдагы һөнәри училищены тәмамлады. Аннары зур төзелеш оешмасында 40 ел автокранчы булып эшләде. Яр Чаллы шәһәре төзелешләрендә эшләгәндә дә, Оргыдыдагы әти-әнисе нигезен ташламады. Иске өйне яңартты, бакчаларында ел саен яшелчә-җимеш, матур чәчәкләр үстерә. 
Әмирҗан – бүгенге көндә Оргыды авыл мәчетенең имам-хатыйбы булып тора. Егерме еллар элек Мөхәммәтвәли Шәкуров бик матур мәчет төзеп куйган иде. Авыл халкы аңа чиксез рәхмәтле. Әмирҗан дини бәйрәмнәрдә авыл халкын һәм шәһәрдән кайтып йөрүчеләрне шушы мәчеткә җыя. Барыбыз да авылга кайтырга тырышабыз, мәчеткә җыелып дога кылабыз. Мәчетебез бик чиста, тирә-ягы җыештырылган. Әмирҗан үзе мәчетнең коймаларына кадәр буяп тора. Мәчетебез нәкъ авыл уртасында, балкып утыра. Шуны да әйтәсем килә – көз айларында авыл зиратын чистартабыз. Былтыр да октябрь башларында җыелып өмә үткәрдек. Бу эшләрне башлап йөрүче дә Әмирҗан. Ул авыл кешеләренә алдан хәбәр итә, үзе дә һәр атнада бензин пычкысын алып корыган куакларны кисә, чапкычы белән чүп үләннәрен чаба. 
Менә дүрт ел инде Оргыдыда июль азакларында Кече авыл бәйрәме үткәрелә. Анда барлык авылдашлар да булышырга тырышалар. Әмирҗан бәйрәмгә алдан әзерләнә – бәйрәм үтәсе урынга авыл кешеләрен җыеп, тәртип булдыра. Ә бәйрәм көнне үзенең гармунын алып чыга, моңлы татар җырларын башкарып халыкны шатландыра. Без яшь вакытта Оргыдыда яшьләр күп иде, кичләрен клуб гөрләп торды. Үзебез спектакль, концертлар куя идек. Әмирҗанның бертуган абыйсы Салихҗан авылның бик яхшы гармунчысы иде. Үзе уйнап-җырлап, һәр чараның үзәгендә кайнады. (Ул бакыйлыкта, урыны оҗмахта булсын.) Әмирҗан да абыйсына охшаган – гармунда уйный, матур җырлый.
Оргыды элекке сыман гөрләп яшәми хәзер. Ул картлар гына яши торган авылга әйләнеп бара. Авылдан чыккан кешеләр аның яшәеше өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш. Һәр авылның язмышын Әмирҗан сыман кешеләр билгели бит. Сабакташыма сәламәтлек, уңышлар телим. 

Мәүлет Хисамиев. 

Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев