Сыналсак та, сынмадык – нык булдык
Быел, ямьле май аенда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Илебездә шушы мөкатдәс бәйрәмгә әзерлек зур колач белән бара. Хөкүмәтебез тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелә. Бу – сөенечле хәл. Зур югалтулар, кайгы-хәсрәт һәм ачы күз яшьләре китергән коточкыч сугыш елларында тылда авыр хезмәт башкарган яшүсмерләр – сугыш чоры балалары да Бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керттеләр. Хәзергесе вакытта алар өлкән яшьтәге кешеләр, күпчелеге – хезмәт ветераны. Тылда Бөек Җиңүне якынайткан, сынауларда сынмаган өлкән буын вәкилләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларның хезмәтен тиешенчә бәяләү – изге бурычыбыз.
«Гаярь, булдыклы, түзем нәселнең килене булдым. Алай елак булмасам да, сугыш чорында Әсгатьләр гаиләсе күргән авырлыклар турында ирем сөйләгәндә күңелем нечкәрә. Әти сугыштан исән кайткач, без ул хәтле дә интекмәдек. Әтиләре сугышта һәлак булган балаларга, тол калган хатыннарга бик авыр булды. Ә алар – Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән кешеләр. Балаларын саклап калу өчен аналар авыр сугыш елларында җан тырмаштылар. Баласы хакына утка-суга керергә дә әзер бит ул әни кеше.
– Әсгать, Гайникамал әбинең Бөгелмәгә бару тарихын сөйлә әле» – дип, Гөлсинә ханым иренә дәшә һәм аңлатма бирә: – Гайникамал – Әсгатьнең әтисенең әнисе, минем олы каенанам, – ди.
Сүзне Әсгать абый дәвам итә: – «Гайникамал әбием фронтовик улын – минем әтиемне күреп калу нияте белән Бөгелмәгә җәяү бара. Ул болай була. Торнаташка хәбәр килеп ирешә: Мосавирлар часте фронтка бара торган хәрби эшелон Бөгелмә тирәсеннән узып барганда күпмедер вакытка шәһәрдә тоткарланырга тиеш була. Әби, бу хәбәрне ишеткәч, оекбаш-бияләй һәм бераз сохари төйнәштереп, Бөгелмәгә сәфәр чыга. Барып җитә, нәкъ шул вакытта хәрби эшелон кузгалып китә. Улымны күреп калыйм дип, Торнаташтан Бөгелмәгә чаклы бар да, поездның койрыгын гына күреп кал инде! Бер кич кунып чыгарга кертмәсләрме дип, байтак йортларның ишеген шакый әбиебез. Кертмиләр. Шуннан, җәяүләп юлга чыга. Басуга җиткәч, хәлсезләнеп салам эскертенә барып утыра. Йончыган кешегә күп кирәкмени, салам өеме өстендә йоклап китә. Иртәнге якта өшеп уяна. Гайникамал әби мең газаплар белән Торнаташка кайтып егыла. Хәтеремдә әле, әбиебез байтак вакыт авырып ятты да, чиреннән мантый алмыйча үлеп китте.
– Әтием батыр, гайрәтле кеше була. Егет чагында гражданнар сугышында катнашкан, данлыклы Азин дивизиясендә атлы кавалерист булган. Аллаһның рәхмәте белән, әти гражданнар сугышыннан кайткан. Шул яуларның истәлеге булып ат ияре, өзәңге, хәтта кылычы да келәттә эленеп торды. Әти Бөек Ватан сугышына киткәндә миңа өч яшь тә тулмаган була, шуңа аның төсен-битен хәтерләмим. Биш баласын ачтан үтермәс өчен әни бик тырышты. Өстәвенә, Гайникамал әбиебез каты авырып урын өстендә ятты. Шунысы бик нык истә калган, кара көзләрдә күтәртмәле чабата киеп, алты чакырым Хуҗамәткә йөреп укыган чакларда, ачка киселгәч, сәкегә җәелгән, сарык тиресен өтеп ашап караган идем...
– Тамагыбыз ипигә туймаган елларда хөкүмәткә азык-төлек тапшыру, налог һәм заем түләүләр үзәгебезгә үтте. Атна саен өйдән өйгә йөреп, шәхси хуҗалыклардагы мал исәбен алалар иде. Норма куелган – бер сыер, дүрт сарык, шуннан артыгын асрарга ярамый. Хәтерлим әле, бервакыт яңа туган бәрәнне күтәреп чормага мендем дә, мал исәбен алучылар аның тавышын ишетмәсеннәр дип, малкайның авызын каплап тордым. Һәр хуҗалык дәүләткә 33 кило ит, 100 данә йомырка, сөт һәм йонның нормасы хәтердә калмаган, тапшырырга тиеш иде. 1953 елга кадәр заем түләдек. Бервакыт, Теләнче Тамактан килгән вәкил әнигә: «Син – фронтта һәлак булган солдат хатыны булганлыктан заем түләргә тиеш булмагансың», – дип дөреслекне ачты, – ди көрсенеп, Әсгать абый.
Ире сөйләгәннәрне бер түгел, мең кат ишетсә дә, Гөлсинә апа күз яшьләрсез тыңлый алмый. «Гомер буе ихластан, иремне кадерләп яшәргә тырышам. Төп нигезгә килен булып төшүгә, биемемә итагатьле булдым. Каенанам Миннерауза исемле иде. Кырык елдан артык бергә тордык, бик тату яшәдек. Үлгәндә ике кулымны учларына кысып: «Яхшы тәрбияләдегез, балалар игелеген күреп рәхәт яшәгез!» – дип, бәхилләшеп Ахирәткә күчте. Биемемнең хәер-фатихасын алганга булса кирәк, балалар безне рәхәт тормышта яшәтә. Шәһәрдә үз гаиләсе белән яшәүче улыбыз ялан чаклы итеп йорт җиткереп бирде. Бөтен уңайлыклары булган гөлбакча кебек өйдә яшибез. Балалар атна саен шәһәрдән кайтып торалар. Кулга эш тидермиләр. Өстәлдә – патшалар сые. Аллаһның биргәненә шөкер», – ди Гөлсинә ханым.
Моннан илле җиде ел элек, унсигез яшендә, яшьли дөньяның ачысын-төчесен татыган, өч ел армия сафында хезмәт итеп кайткан Әсгатькә ике дә уйламыйча кияүгә чыгуына сөенеп, язмышына рәхмәтле булып яши ул. Гамьле күңеле башкалар өчен борчыла: «Үз тормышыбыздан канәгать булсак та, сугыш чоры балалары арасында аз гына пенсия алып, очын-очка ялгап яшәүчеләр байтак. Шуңа йөрәгем әрни. Без бит эшне генә белдек, мактаулы исемнәр, орден-медальләр артыннан кумадык. Хөкүмәт кадеребезне белер дип уйладык», – ди ул тыйнак кына.
Әсгать Мосавиров – кырык елдан артык «корыч ат» иярләгән алдынгы механизатор. Ул – ил келәтләрен икмәк белән баетуда, терлек азыгы җитештерүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераны. Әсгать Мосавиров «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек булган. Ирле-хатынлы Мосавировлар игенчелек-кырчылык һәм терлекчелек тармагында тырыш хезмәт куялар. Гөлсинә Мосавирова унбиш яшеннән алып лаеклы ялга чыкканчы сарык фермасында эшли. Торнаташ бригадасында 1,5-2 мең баш сарык асралган чорларда эш кул хезмәте белән башкарыла. Елгадан су ташып, мичкә салам ягып су җылыту, казанда бәрәңге пешереп, аны изеп, он болгатып сарыкларга ашату, мал астын чистарту дисеңме... Көз, кыш, яз айларында яңа туган сарык бәрәннәре туңып үлмәсен дип чиратлап кизү торулар. Чатнама суыкларда, бераз тернәкләнгәнче дип, яшь бәрәннәрне өйгә алып кайтып мич артында асраулар... Җәй, көз айларында чөгендер басуларын эшкәртеп, тамыразык җыеп алулар... Билгеле, авыр хезмәт эзсез узмаган – терлекче, сыер савучы, механизатор булып хезмәт куйган күпчелек өлкәннәрнең буыннары сызлый, хроник авырулардан интегәләр. Аларга, үз вакытында, санаторийларга юллама бирүче дә булмаган. Алны-ялны белмичә эшләгән сугыш чоры балаларының фидакарь хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан тиешенчә бәяләнергә тиеш. Хөкүмәтебез өлкән буын каршындагы бурычны үтәү йөзеннән аларның пенсияләрен арттыру, медицина хезмәте күрсәтүдә өстенлекләр бирү, иң кирәкле дарулар белән бушлай тәэмин итү кебек чараларны күрсен иде. Югына зарланмыйча, барына канәгать булып яшәүче хөрмәтле өлкәннәребезне, аеруча сугыш чоры балаларын, кадерләп калырга өлгерик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев