Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Өмет яшәтә

Бу дөнья – имтихан йорты, ул сынаулардан тора. Байлык һәм фәкыйрьлек, саулык-сәламәтлек һәм хасталык, югалту-табышлар, шатлык-сөенеч һәм кайгылар...  Гомер юлын үткәндә адәм баласына боларның күбесен татырга туры килә. Сынауларда рухлары ныгыганнар бәхетлеләр җөмләсеннән. Алар – уңышка ирешүчеләр. Бу язма гомеренең һәр мизгелендә авыру белән көрәшүче, Биклән урта мәктәбендә белем алучы 13 яшьлек Айзат хакында. 

Эльвира белән Азамат Шәрәфиевләр – дүрт ир баланың әти-әнисе. Беренче уллары Айдар сау-сәламәт. Үзләре дә сәламәтлекләреннән зарланмыйлар. Айдарга биш яшь тулгач икенчесе – Айзат дөньяга килә. Нарасыйга алты ай тулгач, Шәрәфиевләр аның авыру икәнлеген беләләр. Аннары – өченчеләре Дамир... Кызганычка каршы, анда да шул ук авыру. Дүртенчеләре Данияр, Аллаһка шөкер, сау-сәламәт.
Айзат белән Дамирда әлегә тулысынча дәвалап булмый торган чир – кан оешмау, медицина теле белән әйтсәк, гемофилия. Аны патшалар чире дип тә әйтәләр. Николай IIнең улы Алексей шушы авырудан җәфа чиккән. Ул заманда бу авыру аерата куркыныч чирләр рәтендә була. Хәзер исә кан оешмау чиренә каршы тора алырлык препаратлар уйлап табылган һәм ул, вакытлыча булса да, авыруларның хәлен җиңеләйтә. «Германиядә ясала торган препаратлар бик кыйммәт, Айзат белән алты яшьлек улыбыз Дамирга атнасына өч тапкыр инъекция ясау өчен аена 300-400 мең сумлык препарат алабыз. Ярый әле хөкүмәт ярдәм итә. Махсус программа буенча дарулар бушлай бирелә. Авыру улларыбызга уңайлы шарт тудыру ниятеннән, сигез ел элек Бикләнгә күчеп килдек һәм ялгышмадык. Мәктәбебездә Айзатны балалар да үз иттеләр, укытучыларыбыз да мәрхәмәтле», – ди Эльвира ханым. 
Айзат, дәресләрдән тыш, атнага өч тапкыр «Робототехника» түгәрәгенә йөри. Компьютерда программага салып, легодан роботлар ясый. Малайның тагын бер хоббие бар, ул нумизматика – иске акчалар җыю белән шөгыльләнә. Акча сугылган чор – тарих белән дә кызыксына. Башлангыч сыйныфларда укыганда исә рәсем ясый башлаган. Бу шөгыль Айзатның күңел халәтенә туры килә: «Дөнья – матур, аны күрә белергә генә кирәк. Файдалы шөгыль җанга дәва бирә бугай, чын күңелдән нәрсә дә булса эшләгәндә, беразга булса да, авыру да онытылып тора. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә теләгән кеше берәр яхшы мавыгу – шөгыль табарга тиеш», – ди малай. Айзатның күпчелек рәсемнәрендә күңелгә ятышлы табигый, ачык төсләр өстенлек итә: аяз күктә кызыл-сары кояш бар җиһанга җылы нурларын сибә, алтын башаклы иген кырлары дулкынлана, зәңгәр тасма булып Идел ага, болыннарда нәни колыннар, аргамаклар чаба... 
Айзат «Туган җирем – Татарстан» республикакүләм рәсем конкурсына җибәргән картинасында Идел-йортыбызның гүзәл күренешен сурәтләгән. Алдагы көнгә өмет белән карау яшәргә, иҗат итәргә һәм күңелен төшермичә яшәргә көч бирә Айзатка. 
Өметсезлек – мәкерле нәрсә. Кешене куркуга сала ул. Ә Айзатның өмете көчле. Мәчеткә дин сабагы алырга йөрүе сынауларда сынмаска зур ярдәм бирә. Бу авырудан тулысынча дәвалану чарасы уйлап табылачагына да күңеле ышана. 2006 елга кадәр гемофилия диагнозлы кешеләргә атна саен плазма салып кына азмы-күпме авыруларның хәлләрен җиңеләйтергә тырышканнар. Нәкъ Айзат туган елны безнең илдә бу чир белән интегүчеләргә авыруның хәлен җиңеләйтә торган кыйммәтле иньекция ясый башлыйлар. Бу алга китеш, ләбаса. «Чирне кабул итә белергә кирәк. Бу өч көнлек дөнья уза да китә, язмышыма карата ризасызлык күрсәтмәскә тырышам», – ди Айзат өлкәннәргә биргесез зирәклек күрсәтеп. 
Бу авыр диагноз кешенең буыннарына начар йогынты ясый икән. Айзатның аяклары авырта. Үткән уку елында укытучылар Шәрәфиевләрнең өенә йөреп укытканнар. «Айзат дүртле-бишлегә генә укый, тырыш. Тәртибе яхшы. Быел, күз генә тимәсен, дәресләрен дә бик калдырмаска тырыша. Мәктәбебез данын яклап, район һәм республика күләмендә уздырылган төрле темадагы рәсем конкурсларында еш катнаша, призлы урыннар алып килә», – диләр Биклән укытучылары. Үткән уку елында Айзат Шәрәфиев «Татарстаным» һәм «Туган җирем – Татарстан» республикакүләм рәсем конкурсларында I урыннарны алган. Әле күптән түгел генә игълан ителгән «Мәшһүр кешеләр» республика рәсем конкурсына легендар җырчы Илһам Шакировның портретын ясап җибәргән. Айзат ике яшьлек энесе Даниярны тәрбияләүдә дә әти-әнисенә кулыннан килгәнчә булыша. «Олы улыбыз Айдар төзелеш колледжында укый. Дүрт балага тиешенчә тәрбия бирү, тормышны җитешле итеп алып бару өчен икәүләп эшләргә туры килә. Ирем Азамат янгын сүндерү депосында эшли. Анда тәүлекләп эшләү каралган. Шуңа күрә эшемне тормышыбызга яраклаштырырга тырышам. Массаж ясарга өйрәндем. Кешене сәламәтләндерү – игелекле эш. Яңа елдан соң балаларга массаж ясарга өйрәнү өчен курсларга барырга ниятләп торам», – ди Эльвира ханым. Мәшәкатьле һәм борчулы тормышына зарланмый торган Эльвира ханым барына да вакыт таба һәм бервакытта да күңелен төшерми. Алар бу дөньяга якты өмет белән карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айзатка зур унышлар,ныклы сэламэтлек,бэхетле килэчэк насыйп булсын.Юлында хэрвакыт яхшы кунелле кешелэр генэ очрап торсын