Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күз курка, кул эшли

«Гигант» совхозы элек-электән республикада беренчеләр рәтендә баручы алдынгы хуҗалыкларның берсе булды. Совхозның атаклы җитәкчесе Нәҗип Зыятдиновтан соң, 2000 елларда, аны авыл хуҗалыгы тармагында зур осталык чарлаган белгеч Риф Имамовка ышанып тапшырдылар. «Колхоз-совхозлар системасы таркалган, инвесторлар үтеп кергән шактый кыен чорлар иде ул», – дип искә ала бүген Риф Хәнифович. Ләкин дилбегәне үз кулыңа алгансың икән, сынатырга ярамый, холкы андый түгел. Совхозны таркатырга бирми, шуның белән Яңа поселогын да саклап калуга да үз өлешен кертә ул. «Гигант» бүген дә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. РФнең һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Имамовның республика җитәкчелеге алдында да абруе зур, аны беләләр, аннан киңәш сорыйлар. 

– Без генә түгел, Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Ирек» кебек хуҗалыкларны да шушы исемлеккә кертер идем мин. Алар финанс мәсьәләләрен үзләре хәл итәргә өйрәнгән, заманнан калышмый һәм бүген дә лаеклы эшчәнлек алып бара торган авыл хуҗалыгы предприятиеләре, – ди Риф Хәнифович.
Ул эш башлаган чорларда хуҗалыкта еллык акча әйләнеше якынча 15 млн сум була. Бүген «Гигант» предприятиесе елына 200 млн сумлык продукция җитештерә, шул исәптән 160 млн сумлык продукция сатыла. Бу – ит, сөт, ашлык. Терлекчелек тармагын локомотив дияргә ярата Риф Хәнифович. «Әйе, бу элек тә шулай иде, хәзер дә үзгәрми. Чөнки игенчелек эшенең нәтиҗәсен 365 көн көтәргә кирәк, ә терлекчелектән көн саен табыш керә», – дип билгеләп үтә ул. Сүз уңаеннан, бүген «Гигант»та 2000 баштан артык мөгезле эре терлек бар, аның 660ы савым сыерлар. Биредә тәүлегенә уртача 10 тонна сөт савыла һәм сатуга җибәрелә. Бу күрсәткечне арттыру, ким дигәндә 50 процентка күтәрү бурычын куя җитәкче. Сөт күләмен арттыру максатыннан чит илдән нәселле терлекләр алып кайту сәясәтен дә бик хуплый ул. Ләкин моның өчен безгә башта малларны асрарга тиешле шартлар тудырырга кирәк, бүген шуның өстендә эшлибез, ди. 
Хуҗалыкның бүген 3615 гектар чәчүлек җире бар. Моны Риф Имамов терлек башына бүлгәндә аз дип саный.
– Кызганычка каршы, берничә ел элек уңдырышлы җирләрне шәһәргә торак төзелеше өчен бирергә туры килде. Һәм киләчәктә дә мондый сәясәт булмас дип әйтү мөмкин түгел. Шуңа күрә якын-тирәдәге эшкәртелми яткан җирләрне дә бик теләп алабыз. Быел шундый 1,5 мең гектар мәйданны эшкәрттек, анда көзге культуралар чәчтек. Дөрес, әлегә ул участокларның чыгымнары күбрәк булды. Киләсе елга табышын күрербез дип ышанам. Ә болай терлекләр өчен азыкны җитәрлек күләмдә әзерләдек, кукурузның гектарыннан 400 центнер уңыш алдык, берьеллык, күпьеллык үләннәр белән эшләдек, – ди ул.
«Гигант» предприятиесе елның-елында бөртеклеләрдән дә яхшы уңыш ала. Быел гектарыннан уртача 50 центнер икмәк җыйдылар. Әйтергә кирәк, бу күрсәткечнең «Гигант»та беркайчан да начар булганы юк. Корылык елларында да республика күләмендә яхшы уңыш алуга ирешеп килделәр алар. 

Төзелешкә – 80 млн сум

Малларны асрау өчен уңай шартлар булдыру – терлекчелек тармагын үстерүдә төп бурычларның берсе. «Гигант»та бер генә җәй дә фермаларны төзекләндерү яки төзелеш эшләреннән башка үтми. Элегрәк төзелгән торакларның инде барысын да ремонтлап чыктылар. Бүген яңа комплекслар, заманча саву заллары төзелә. Әйтик, быел 250 баш мал сыйдырышлы ферма капиталь төзекләндерелгән, 200 башка исәпләнгән яңа бина төзелгән, 200 баш сыерны кертерлек саву залы шушы көннәрдә тулысынча сафка бастырылган. Моңа кадәр төзелешләрне тулысынча үз исәбеннән алып барган предприятиегә быел 10 млн сум кредит алырга туры килгән. 
Болары терлекчелек тармагына кагыла. Ә, гомумән, 2019 елда «Гигант»та барысы 80 млн сумлык төзелеш эшләре башкарылган. Предприятие белгечләрен бушлай шәхси йортлар һәм фатирлар белән тәэмин итү эшен Риф Хәнифович моннан берничә ел элек республикада беренчеләрдән булып башлап җибәргән иде инде. Бүген Яңа поселогында ул салдырган өйләрдән ике урам барлыкка килде. Шулай ук эшчеләренә поселоктагы күпкатлы йортлардан фатирлар да сатып алды. Тораклы булуның шартлары бик гади – бары тик гаиләдән ике кеше дә ун ел хуҗалыкта эшләргә тиеш. Аннары торакның тулы хокуклы хуҗасы буласың. Бар уңайлыклары булган йортын гына түгел, урамына юлын да салып биргән әнә. 
– Ничек инде аларны юлсыз калдырасың? Быелга вак таш түшәдек. Юл төзү буенча дәүләт программасына кереп, асфальт җәю турында да уйлыйбыз, – ди җитәкче. 
Ә торак өчен хезмәт хакыннан бер тиен дә тотылмый. Сүз уңаеннан, эш хакын ел саен арттырырга тырышабыз, ди җитәкче. Бүген ул уртача 27 мең сумны тәшкил итә.

Халык безне аңлый

Җирлектә авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли икән, биредә яшәүче халык та үзен социаль яктан якланган итеп сизә. Иске Абдулда, Күзкәйдә яшәүчеләр кебек үк, Әҗмәкәй авыл җирлеге халкының да «Гигант» предприятиесе – олы ышанычы. Шулай булмый ни, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга күпме көч куя бит хуҗалык җитәкчесе! Хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү генә түгел, поселокта иске бинаны ремонтлап, зур кибет ачтырды, икенче катта вак сәүдәгәрләргә эш урыны булдырды, халыкка исә азык-төлекне, көнкүреш товарларын шәһәргә бармыйча гына сатып алу мөмкинлеге тудырды. Күптән түгел поселоктагы иске ашханәне ремонтлап куллануга тапшырганнар. Килгән-киткән кешегә дә тамак ялгау өчен менә дигән урын, туйлар, башка мәҗлесләр үткәрүчеләргә дә әзер бина. Сигез номерлы кунакханә төзеп куйганнар. Монысы да поселокка килүчеләр өчен бик җайлы булган. Җирлектә төрле бәйрәмнәр, башка чаралар узганда да Риф Хәнифович төп финанс ярдәме күрсәтүче. Шуңадыр, биредә яшәүчеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә, директорыбыз эшләсен генә әле, дип торалар.
– Әгәр дә барлык тапкан акчаны җитештерүне үстерүгә генә тотсак, дөрес булмас иде. Беренче чиратта без кешеләр турында уйларга тиеш. Халык белән эшләү җиңел түгел, әлбәттә. Җитәкчеләрдән бүген зур түземлелек сорала. Бик кыен вакытларда да кешегә күтәрелеп бәрелергә ярамый, тыныч кына итеп аңлату кирәк. Иң мөһиме – кешегә карата хөрмәт булсын. Шунысына шатланам – халык безне аңлый, – ди Риф Хәнифович. 

Бергә җигелгәч, тартуы да җиңелрәк

Тәҗрибәле җитәкче бүген районда барган уңай үзгәрешләргә дә сөенечен белдерә.
– Икмәк җыю буенча республикада беренче урынга чыктык. Горурлык түгелмени! Социаль мәсьәләләр күпләп хәл ителә, яңа объектлар төзелә, искеләре яңартыла, бер-бер артлы шәхси йортлар калкып чыга, юллар салына. Без, авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүчеләр, эшебездә район җитәкчелегенә таянабыз. Фаил Мисбаховичка сорауларыбыз белән теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алабыз. Һәм әйтергә кирәк аңлау һәм яклау табабыз. Безнең районда бер җитәкчедә дә үз ягыңа гына тарту дигән төшенчә юк, без уртак максатка эшлибез. Бергә җигелгәч, тартуы да җиңелрәк була. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең яшәеше, үсеше 90 процентка җитәкчедән тора бит. Ул нинди юнәлеш бирсә, кул астындагылар шулай эшли. Мин районны, авылларыбызны үстерүгә үзләреннән саллы өлеш керткәннәре өчен барлык дәрәҗә җитәкчеләргә, икмәк үстерү өчен җан тырышып хезмәт куйган игенчеләргә, көнне төнгә ялгап эшләгән терлекчеләргә бик рәхмәтле. Аларның барысын да, гомумән, бар район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. 2020 ел һәр гаиләгә иминлек, саулык-сәламәтлек, муллык алып килсен. Киләсе елга да игеннәребез күкрәп уңсын, табыннарыбыз ризыклы булсын. Җан тынычлыгы белән, сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Риф Хәнифовичның бүген гомер бәйрәме – туган көне. 
Ул безнең редакциябезнең дә якын дусты. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмә, гозеребезне беркайчан да кире какмый, һәрвакыт җаен таба. Кирәк икән, редакциябезгә үзе килеп җитә. Инде җитмешен куып килсә дә, егетләргә биргесез җитезлек бар анда, көчле, энергиясе ташып торган, максатка омтылучан кеше ул. Без аның шул яшьтә дә буй җитмәстәй планнар куеп, колачлы проектларны гамәлгә ашырып эшләвенә, тормыш рәвешенә сокланабыз. Риф Хәнифовичны чын күңелебездән күркәм бәйрәме белән тәбрик итәбез. Иң мөһиме – сәламәт булыгыз, кешеләрне сөендереп, шулай ярдәмчел һәм киң күңелле булып, тагын озак еллар эшләргә язсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев