25 декабрь 2019 яңалыклары
-
Күз курка, кул эшли
«Гигант» совхозы элек-электән республикада беренчеләр рәтендә баручы алдынгы хуҗалыкларның берсе булды. Совхозның атаклы җитәкчесе Нәҗип Зыятдиновтан соң, 2000 елларда, аны авыл хуҗалыгы тармагында зур осталык чарлаган белгеч Риф Имамовка ышанып тапшырдылар. «Колхоз-совхозлар системасы таркалган, инвесторлар үтеп кергән шактый кыен чорлар иде ул», – дип искә ала бүген Риф Хәнифович. Ләкин дилбегәне үз кулыңа алгансың икән, сынатырга ярамый, холкы андый түгел. Совхозны таркатырга бирми, шуның белән Яңа поселогын да саклап калуга да үз өлешен кертә ул. «Гигант» бүген дә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. РФнең һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Имамовның республика җитәкчелеге алдында да абруе зур, аны беләләр, аннан киңәш сорыйлар.
-
«Кышкы каникуллар»
25 декабрьдән район территориясендә «Кышкы каникуллар» дигән киң масштаблы чара игълан ителә.
-
Кайсы чыршы яхшырак?
Район комиссиясе авыл җирлекләрендә «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясый.
-
Сыйфаты яхшы, бәясе дә тешләми
Үткән атнада «Энергетик» мәдәният сарае һәм «Төзүче» стадионы каршында оештырылган бәйрәм алды ярминкәсенә район җирлегендә эшләүче предприятиеләр, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 4,5 мең тонна сыер ите, 1,2 мең тонна кош ите алып чыкканнар иде. Ярминкәдә 3 млн 302 мең сумлык продукция сатылды. Ярминкә барышын район башлыгы Фаил Камаев һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин күзәтте.
-
«Тоннель» – Бәтке юлында
25 декабрьдә, чәршәмбе көнне, Яр Чаллы – Круглое Поле – Бәтке юлының 7нче километрында район ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Журналистлар белән очрашу
Район башлыгы Фаил Камаев район, шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән йомгаклау матбугат конференциясе үткәрде.
-
Лаеклы бүләк
Казанда ТР Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең XIV съезды узды.