Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Илназ Рамазанов: «Мин үз районымның патриоты»

Күп тапкырлар Сабан туе батыры булган, дәрәҗәле турнирларда кубок һәм медальләр откан Биклән егете Илназ Рамазановка нибары 18 яшь. Бүген ул Тукай районының атаклы спортчылары исемлеген җитәкли.  Ир-атларга гына хас үҗәтлек, тырышлык сыйфатлары булган чемпион белән без дә очраштык.

Спорт залы бусагасын Илназ беренче мәртәбә 6 яшендә атлап керә. Табигый көче дә, сәләте дә юк кебек, абыйсы Илнур көрәш белән шөгыльләнгәнгә кызыгып бара. Ошап китә. Шөгыльләнүен дәвам итә, үз көченә ышану көннән-көн арта бара. Мәктәптә укыганда ук Биклән авыл җирлеге данын яклап, район ярышларында чыгыш ясый. «Бүгенгедәй хәтеремдә, беренче урын өчен чәй сервизы бирделәр», – дип искә ала Илназ.
Тора-бара Илназның район ярышлары белән генә чикләнеп каласы килми. Татарстанның башка районнарында да батыр исемен алу төп максатына әверелә. Үз өстеңдә тагын да тырышыбрак эшли башлый.
– Илназ миңа үзенең эш сөючәнлеге белән ошады, – ди Илназның тренеры Марат Мөхәммәдиев. – Җиңелсә дә, югалып калмады. Авыр физик күнегүләрне дә чын күңеленнән эшләде. Ярышларда җиңә алмаган чаклары күп булды Илназның. Моңа карамастан, бер дә боегып, зарланып утырмады. Спорт залына ашыкты. Нәтиҗәләре дә озак көттермәде. Чемпион булу өчен бертуктаусыз күнегүләр башкардык, ныклы тырышлык куелды.
Бүген Илназ тырышлыгының, үҗәтлегенең җимешләрен татый. Ул – Татарстан, Россия, хәтта дөнья чемпионы. 
Күптән түгел Казахстан Республикасында узган Дөнья беренчелегендә Тукай районы егете финалда 6:0 нәтиҗәсе белән рус егетен отып, саф җиңү яулады.
– Бил алышырга чыгар алдыннан һәрвакыт минем өчен җан атып, борчылып утырган якыннарым турында уйлыйм, – ди Илназ.
Көндәшләргә килгәндә, Илназ әйтүенчә, алар келәмдә генә көндәшләр. Бил алышу тәмамланып, келәмнең теге ягына чыккач алар киредән дусларга, коллегаларга әйләнәләр. «Чын спортчы шулай була», – ди ул.
Үзенең уңышлары белән Илназ тренеры Марат Мөхәммәдиевка бурычлы булуын ассызыклый: «Ул кирәк чакта кырыс, һәр эштә төгәл һәм җитди. Аның шундый уңай сыйфатлары мине чын көрәшче итеп тәрбияләде».
Егетнең гадәти көннәрдә дә тренировкалары дәвам итә. Иртән 6да торып 10 километр араны йөгереп кайта, салкын су белән коенып алганнан соң, уку йортына чаба. Кичке сәгать 4тән 8гә кадәр тагын тренировка. «Һава торышына да, кәефкә дә карамый – гел шулай», – ди Илназ.
Билгеле, медальнең ике ягы бар. Бер яктан – горурлык, дан казану булса, икенче яктан аның тормышы яшьтәшләреннән аерылып тора. «Мине беркайчан да төнге тормыш, тавышлы компанияләр, клублар кызыктырмады. Үсеп буй җиткәч тә моңа тартылмадым», – ди ул. 18 яшьлек егет биш вакыт намазны укый. «Минемчә, кешенең һәрбер эшенең башында чиста күңел һәм игелекле ният торырга тиеш», – егет шулай фикер йөртә.
Бүген ул Казан дәүләт төзелеш академиясендә белем ала. Һөнәре буенча юл төзелеше буенча инженер булачак. Моңа кадәр Түбән Кама нефтехимия колледжын тәмамлаган.
Чемпион егеткә еш кына башка район, шәһәрләр өчен чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. Әмма Биклән егете туган җиренә һәрчак тугры кала. «Тукай районы өчен бил алыштым һәм киләчәктә дә шулай булачак. Мин үз районымның патриоты», – ди Илназ.
Һичшиксез, эшсөючәнлек, дисциплина гаиләдән башлана. Илназның әти-әнисе дә Биклән халкы арасында олы хөрмәткә лаек, тәвәккәл кешеләр. Гөлчәчәк ханым Чаллы шәһәренең балалар тудыру йортында алыштыргысыз хезмәткәр, Илшат әфәнде «Р-Агро» хуҗалыгының алдынгы ветеринары. Алар балаларына һәрвакыт үрнәк.
– Җиңү арты җиңү килә икән, бу әле мин инде барысына да ирештем дигән сүз түгел. Батырлык мәйданы киң. Бүгенге максатым – халыкара класслы спорт остасы исемен алу, – ди Илназ.
Тукай районы халкы Илназ Рамазановка зур өметләр баглый. Без дә гаҗәеп максатчан, кыю, батыр якташыбызга милләтебезнең көчен, гайрәтен билгеләүче милли көрәшнең алгы рәтләрендә калуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев