Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Уҗымнарны тукландыруга керештек
Районда язгы кыр эшләре старт алды. Аграрийлар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыруга кереште. «Кама» агрофирмасында әлеге эш санаулы көннәрдә тәмамланды, «Гигант», «Кама-Бекон» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда дәвам итә. Эш ике сменада оештырылган. Бүген барлыгы 6200 гектар мәйданга ашлама кертелде. Басуда 7 техника берәмлеге эшли.
-
Уҗымнар торышы өметләндерә
Язның беренче ае үтеп бара. Бу – аграрийлар өчен кызу чор, тиздән 2020 елның чәчү сезоны старт алачак. Район хуҗалыклары аны тулы әзерлектә каршылый – минераль ашламалар, ягулык материаллары туплана, техника әзерлек сызыгында. Белгечләр сүзләренчә, бүген уҗым басулары кардан арынды. Бүген-иртәгә аларны минераль ашламалар белән тукландыру эше башланырга тиеш. Бар да һава торышына бәйле. Быел район буенча барлыгы 11,8 мең гектар уҗым чәчүлеге исәпләнә.
-
Кызу чор
Язга да кердек. Район хуҗалыкларында хәзер кызу чор – язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Техника ремонтлана, минераль ашламалар кайтарыла, орлыклар калибрлана.
-
Субсидия алалар
20 февральдә югары һәм беренче сортлы сөтне саткан өчен бирелә торган субсидиягә документлар тапшырылды.
-
Чәчүгә әзерлек
Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 42,1 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу 6586 тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 712 тонна ашлама сатып алынды.
-
Юньле хуҗа зыянга эшләми
Әлеге сүзләр «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ еллык хисап җыелышының лейтмотивы булып яңгырады. 2019 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм агымдагы ел бурычларын халыкка җиткерү җыелышы Биклән авылы мәдәният йортында узган шимбә көнне үтте. Анда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, «Р-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Зиатдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов катнаштылар. Хисап доклады белән «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ җитәкчесе Ришат Хатыйпов чыгыш ясады.
-
Яңа елга – ныклы адымнар белән
2019 ел район терлекчелеге елъязмасына отышлы елларның берсе булып кереп калыр, чөнки узган елда терлекчеләребез шактый уңай нәтиҗәләргә иреште. Моны дәлилләүче саннарны дүшәмбе көнне район хакимиятендә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Гарипова җиткерде.
-
Эшкуарларга ярдәм
2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм елы буларак игълан ителгән иде. Ел дәвамында район хакимиятендә авыл эшкуарларына дәүләт субсидияләрен алуда ярдәм итү буенча махсус комиссия эшләде. Ул авыл кешесенә кирәкле документларны тупларга ярдәм итү, проектларны яклау, гомумән, юридик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнде. Ел азагында мондый үзара киңәшләшеп эшләүнең нәтиҗәсен күреп була. 18 гаилә 5 млн 800 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алды. Бу ярдәм хисабына 18 кече ферма төзелде, киләчәктә савым сыерларның баш саны артуы көтелә.
-
Техника төзекләндерелә
Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы куәтенә техника ремонтлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 244 данә чәчкеч, 32 чәчү комплексы, 210 культиватор, 4089 тырма, 542 трактор исәпләнә. Чәчүдә катнашасы техниканы 1 мартка ремонтлап бетерү бурычы куелса да, район аграрийлары тырмалар төзекләндерүне декабрь аенда, культивация агрегатларын январь аенда тәмамларга планлаштыралар.
-
Терлекләр кайтардылар
«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексына Венгриядән голштино-фриз токымлы таналарның өченче партиясен кайтардылар.
-
Семинарлар старт алды
Авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча традицион семинарлар башланды. Аның беренчесе «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә узды. Анда хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Семинарлар ике атна саен бер хуҗалыкта узачак.
-
«Агрокөч»: бер адым алга!
«Агрокөч» – Идел буенда әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе, Россиянең иң эре агрохолдингларының берсе. Холдинг бөртекле һәм техник культуралар үстерү, кабул итү, саклау һәм эшкәртү, терлекчелек, кошчылык, шикәр һәм сөт продукциясе җитештерү, шулай ук әзер продукцияне сату, авыл хуҗалыгы техникасына сервис хезмәте күрсәтү предприятиеләрен үз эченә ала. Холдинг структурасына Татарстан территориясендә урнашкан 25 авыл хуҗалыгы предприятиесе керә. Шул исәптән Тукай районы предприятиеләре дә.
-
Кыр эшләре дәвам итә
Бүгенгә шикәр чөгендере 2,7 мең гектарда казып алынган. Барлыгы 127065 тонна тамыразык Зәй шикәр заводына җибәрелгән.
-
Авыл хезмәтчәннәре бәйрәме
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан районкүләм бәйрәм тантанасы узды. Биредә авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләре җыелды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
-
Безнең алдынгылар
Безнең алдынгылар