Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт муллыгы үзебездән тора

«Гигант» хуҗалыгының мөгезле эре терлекләре май башыннан җәйге лагерьда. 2150 баш терлекнең 660ы савым сыерлар. Җәйгелектә болай табигатькә күченеп яшәүне хуҗалыкта кулай күрәләр. Беренчедән, лагерьлар капиталь җиһазландырылган, суыткыч җиһазлар куелган, су скважиналары, терлекчеләр өчен бүлмәләр бар. Белгечләр җәен ачык һавада булу малларның сәламәтлеге өчен файдалы дип исәпли. Көн дәвамында көтүлеккә дә чыгып керәләр. Лагерьга күчү эшне оештырырга да уңай – маллар булмаганда торакларны да кышкылыкка тиешенчә карап-әзерләп кую җайлы. 

– Сыер савучылар дүрт бригадага бүленеп эшли, һәрберсендә 5әр савымчы, – дип сөйли бригадир Гөлнара Вәлиуллина. Бер үк вакытта ул осеменатор вазифасын да башкара. Гөлнара үзен авыл хуҗалыгына очраклы килмәдем дип саный, хәзер белгечлеген күтәрү өстендә эшли. Шөкер, бүгенге көндә, коллективта эшче куллар җитәрлек. Шунысы да куанычлы, тәҗрибәле савымчылар белән бергә яшьләр дә тырышып эшли. Ерак Үзбәкстаннан килгән гаиләләр дә бар. Хуҗалык аларны тулай торак белән тәэмин иткән. Кахромон Әбдиев Татарстанга эш эзләп хатыны белән бергә килгән. Үзләрендә дә терлекчелектә эшләгән булганнар. Шуңа күрә «Гигант» җитәкчелеге аларны сайлап алган һәм ялгышмаган. Әбдиевлар терлекләрне яхшы карый, эш шартларыннан да, хезмәт хакыннан да канәгать. Биредә ул уртача 25 мең сумнан артып китә. Бүгенге кризис заманында андый акчаны каян аласың, диләр мигрантлар. Шуңа күрә иртән 4тә торып җәйләүгә килүне дә, ике тапкыр сыер савуны да, малларны ашатуны да авыр эшкә санамыйлар. Гаиләбезне туйдырырга мөмкинлегебез бар дип, әле озак эшләргә планлаштыралар. 
Маллар бик каралган, чиста. Алларыннан азык өзелми – он да җитәрлек, барда, күпьеллык үләннәр белән сыйланалар. Бүгенге көндә уртача савым 20 литр тәшкил итә. Һәр сыерның исеме бар: Бублик, Ромашка, Алма, хәтта Чудо-юдо... «Гигант» җитәкчесе Риф Имамов малларга кешечә мөнәсәбәт уңышның нигезе ди исәпли. Хуҗалык икътисадында терлекчелек тармагы саллы урынны алып тора. Аны үстерү буенча перспектив планнар да кабул ителгән. Мәгълүм булганча, соңгы ике елда биредә терлек торакларын яңарту буенча эшләделәр. Үз көчләре белән заманча саву залы куллануга тапшырылды. Бүгенге көндә «Гигант»та районда беренчеләрдән булып заманча җиһазларга корылган азык үзәге төзеп яталар. Ул терлекләрне дөрес тукландыруны тәэмин итеп, югары табыш алуда зур адым. Риф Имамов терлекләрнең нәселен янарту турындагы чираттагы планы белән дә уртаклашты. Бүгенге көндә Дания фирмасы белән сөйләшүләр алып баралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев