Беренче катны тәмамладык
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына күпьеллык үләннәрнең беренче катын 1 июльгә чабып бетерү бурычы куелган иде. Район хуҗалыклары бу бурычны үтәде. Хәзер басуларда чабылган үләннең кипкәнен көтәсе һәм җыеп аласы кала.
Бүгенге көнгә район буенча 39 мең тонна сенаж әзерләнгән. Сенаж салу белән беррәттән яфраказык һәм печән туплау да бара. Печән бүгенгә 12 мең тонна җыелган, шуларга өстәп 45 тонна яфраказык тупланган.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдиновның билгеләп үтүенчә, моңа кадәр төп көч сенаж салуга юнәлтелгән булса, хәзер аграрийлар урып-җыюга техника әзерләү белән мәшгуль. Бу эш тәмамланганчы, берьеллык үлән басулары өлгерәчәк, ә июль ураталарында күпьелллык үләннәрнең икенче катын чабарлык була, ди ул.
«Р-Агро» предприятиесендә дә эш тукталып тормый. Хуҗалыкның күпьеллык үлән басуы 1100 гектар мәйданны били. Монда сенаж хәзерләү бара. «Люцернаның беренче каты чабылып бетте. Инде үләннәр икенче катка керерлек булып күтәрелеп килә», – ди хуҗалыкның баш агрономы Газинур Нурхәмәтов.
– Язның салкын килүе үләннәрнең үсешен бераз тоткарлаган иде. Минераль ашламалар керткәч, шифалы яңгырлар явып үтте. Бу мул уңыш үстерүгә ярдәм итте – хәзер гектардан 300-350 центнер яшел масса чыга. 4 тонна сенаж тупладык. Узган ел ике базны һәм өченчесенең яртысын тутырган булсак, быел биш баз да тулар дип көтәбез. Сенаж салу өчен ел уңышлы килә, ә менә печән туплау өчен көйсезрәк. 700 тонна печән комплекска кайтарылды. Калган 500 тоннасы – басуда. Мондый температурада печән кипми – кызу көннәр кирәк, – ди баш агроном.
Үләнне «Макдон» чапкычы белән Нәзир Хөснетдинов чаба. Әлеге механизатор хуҗалыкта унынчы сезонын эшли.
– Терлек азыгы әзерләү чорында ел да чапкычка утырам. Эшләве авыр түгел. Хезмәт хакы айга 45 мең сумнан да ким булмый. Быелгы эшнең үзенчәлеге шунда – яшел масса мулдан. Моңа күңел сөенә, – ди ул.
«Ягуар» комбайны белән үләннәрне Айдар Кутлузаманов турап бара. Яшь егет хуҗалыкта беренче елын эшли, шулай да осталыгын күрсәтергә өлгергән.
«КАМАЗ» шоферлары Анатолий Романов, Александр Ловач, Юрий Абызов, Илнар Аширов, Алексей Хөсәенов, Александр Бобылев машиналары басудан траншеяларга бертуктаусыз йөреп торалар. Аларның кайберләре көнгә 11әр рейс ясарга өлгерә. Яшел массаны тыгызлау Александр Ивашкин һәм Александр Пономаревка йөкләнгән. Алар биредә тәүлек әйләнәсе эшли. «Салынган сенажның никадәр сыйфатлы булуы тыгызлаудан тора», – ди Газинур Нурхәмәтов.
– Механизаторлар иртәнге 5тә эшкә керешәләр, кичке 9га кадәр басуда. Яхшы көннәрдән файдаланып калырга тырышабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Яшь бозауларга витаминлы яфраказык әзерләү эше дә оештырылган. Ул 10 тонна тупланган. Бу эш белән җәй көне эшкә урнашкан 14 укучы һәм хуҗалык эшчеләре шөгыльләнә. Бюджет тармагы эшчеләре дә булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев