3 июль 2020 яңалыклары
-
«Якты юл» социаль челтәрләрдә
Әле безнең төркемнәргә кушылырга өлгермәгән кешеләр бар. Шундыйлар өчен социаль челтәрләрдә иң зур кызыксыну уяткан актуаль темаларга күзәтү әзерләдек. Исегезгә төшерәбез: безнең төркемнәр «Вконтакте»да (vk.com/svetliput), Инстаграмда (@ svetlyj_put) бар. WhatsApp-та «Тукай-информ» эшли. Соңгысына кушылу өчен 7-906-326-22-48 телефонына хәбәр бирергә кирәк.
-
Гаилә – төп кыйммәт
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
-
БДИ башланды
Бүген мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның беренче көне.
-
Беренче катны тәмамладык
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына күпьеллык үләннәрнең беренче катын 1 июльгә чабып бетерү бурычы куелган иде. Район хуҗалыклары бу бурычны үтәде. Хәзер басуларда чабылган үләннең кипкәнен көтәсе һәм җыеп аласы кала.
-
Фикеребезне әйттек!
Тавыш бирүнең соңгы көне Тукай районында аеруча актив үтте. Барлык участоклар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләде. Бүгенге коронавирус вәзгыятен истә тотып, 44 участокның һәрберсендә тавыш бирү куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп башкарылды. Тукайлылар бу сәяси вакыйгада зур активлык күрсәтте. Тавыш бирүчеләр илебез алган тотрыклылык курсы яклы.
-
Тукайлылар «Кыр көне»ндә
2 июль көнне, традиция буенча, Лаеш районында «Татарстанда Кыр көне – 2020» кыр форматындагы күргәзмә ачылды.
-
Тотрыклылыкка юл
«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлегенең 31нче конференциясенең икенче этабы үтте.