Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фикеребезне әйттек!

Тавыш бирүнең соңгы көне Тукай районында аеруча актив үтте. Барлык участоклар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләде. Бүгенге коронавирус вәзгыятен истә тотып, 44 участокның һәрберсендә тавыш бирү куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп башкарылды. Тукайлылар бу сәяси вакыйгада зур активлык күрсәтте. Тавыш бирүчеләр илебез алган тотрыклылык курсы яклы. 

Район башлыгы Фаил Камаев ул көнне РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белән Түбән Суыксу һәм Иске Җирекле авылларында сайлау участокларында булып, тавыш бирүнең барышы белән танышты. 
Мәләкәс авылындагы 2651нче сайлау участогында да халык иртәннән бирле өзелеп тормады. Ишектән кергәндә үк һәрбер сайлаучының температурасын үлчәделәр, аннары перчатка һәм битлекләр бирделәр. Бу участокка Калинин, Куаклы, Яңа Җирекле авыллары керә. Барысы 864 сайлаучы. 1 июль иртәнге сәгать 10га аларның 800гә якыны тавыш биргән иде инде. «Һәр көнне өйләргә дә чыктык. Халык Конституциягә үзгәрешләр кертүне кирәкле гамәл дип саный. Кемнәрдер төзәтмәләр белән үзләре ныклап танышып килә, кемдер биредә стендтан укып үзенә мәгълүмат ала», – ди комиссия рәисе Валерий Михайлов. 
«Минем бер генә сайлауны да калдырганым юк. Һәр яңалыктан хәбәрдар булырга тырышам. Тавыш бирүне бурычым дип саныйм», – ди 60 яшен тутыручы Александра Ванифатова.
Флүрә Максютова да тавыш бирүгә иртәнге якта ук килде. «Мин үзем Башкортстанда туып-үскән кеше. Язмыш җилләре аннары Үзбәкстанга илтеп ташлады. Анда болгавыр еллар башлангач, Татарстанга кайттык. Һәм менә 1993 елдан бирле Мәләкәстә. Авылын да, халкын да үз иттем. Керәшене дә, русы да, татары да, башкорты да бик тату яшибез. Конституция менә шушы милләтләр дуслыгын сакларга, аны тагын да ныгытырга ярдәм итсен иде. Без пенсионерларга тагын нәрсә кирәк – еллар имин булсын, балалар, оныкларның эше булсын, торак алу шартлары яхшырсын, ипотека ставкалары үтемле булсын дим. Әлбәттә инде, барлык өлкәннәрнең теләге – пенсияне биреп торсыннар, коммуналь хезмәт өчен түләүләр тотрыклы булсын иде. Мин үзем икенче группа инвалид, дарулар белән тәэмин итү шартларын да яхшыртсалар әйбәт булыр иде», – дип, үз теләк-фикерләрен әйтеп үтә ул. 
Дүрт бала әнисе – 34 яшьлек Зинаида Шәрипова кечкенә сабыйларын бабайларына калдырып килгән. «Мондый сәяси вакыйгаларда һәрчак катнашам. Без яшьләр бит, актив булырга кирәк, үз фикереңне белдерергә кирәк. Балалар үсә, аларның киләчәге өчен ничек борчылмыйсың?!. Барыбызда бер теләк: Төп Законга керткән үзгәрешләр халык файдасына хезмәт итсен, еллар имин булсын, киләчәк буын рәхәт тормышта яшәсен. Әле менә бүген балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән инде икенче ай рәттән бирелгән 10ар мең сум акча күчте. Файда бит! Ә тавыш бирер өчен махсус 1 июльне көттем, чын көне шул бит!» – дип елмая Зинаида. 
Гомумән, тавыш бирүгә килгән мәләкәслеләр барысы да яхшы кәефле, позитив фикерлеләр. Бар да тормышлар имин булсын, халык рәхәт яшәсен дип телиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев