Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл» социаль челтәрләрдә

Әле безнең төркемнәргә кушылырга өлгермәгән кешеләр бар. Шундыйлар өчен социаль челтәрләрдә иң зур кызыксыну уяткан актуаль темаларга күзәтү әзерләдек. Исегезгә төшерәбез: безнең төркемнәр «Вконтакте»да (vk.com/svetliput), Инстаграмда (@ svetlyj_put) бар. WhatsApp-та «Тукай-информ» эшли. Соңгысына кушылу өчен 7-906-326-22-48 телефонына хәбәр бирергә кирәк.

Безнең төркемнәргә язылучылар арасында иң зур кызыксыну тудырган, күп каралган вакыйга узган шимбә көнне авылларыбыз өстеннән узган давыл булды. Электр чыбыклары өзелеп утсыз калган торак пунктлар турында газета битләрендә дә яздык. Көчле өермә мәдәният йорты, балалар бакчасы биналарына зыян китерде. Кайбер шәхси хуҗалыкларга да сизелерлек зыян салды. Гарасат вакытында башмак таналары өстенә багана ауган Юсуповларның хәленә керүчеләр аеруча күп булды. 


 

Малларны көтүдә йөртү турындагы видео – узган атнада караучыларны иң күп җыйган язма. Кайбер авылларда көтүне әле дә чиратлашып көтәләр. Җәйге озын көнне ничек уздырасың инде? Әлбәттә, кырда сыйланып, кызынып, балык тотып. Ә бу видеоның герое әнә кремнарын да букчасына тутырып чыккан. Авыл кешесенең үзен карарга вакыты юк, ичмасам, көтү көткәндә файдаланып калырга кирәк! 
Кайберәүләр әлеге видеоязмага карата фикерләрен белдереп, үткәннәргә алып кайткан өчен безгә рәхмәт тә әйтәләр. 


 

Хезмәттәшебез Лилия Мәхмүтованың газетабызда коронавирус темасына чыккан язмасына карата битараф калмаучылар күп. Ике атна эчендә ике якын кешесен югалткан Лилиябез «Аһ син, коронавирус!» дип ачынып язган иде: «Бик аянычлы үлем. Бик куркыныч вирус. Моннан 12 көн элек минем дә газиз әниемне алып китте. Ничек кенә сакланырга тырышса да, йокты кабәхәт короновирус әниемә. Әле үлем турында уйламый иде дә. Соңгы минутына чаклы тереләм дип ятты. Ләкин каны куерып, тромблар барлыкка килде, кислород җитми башлады. Сулыш алуы авырайды. Көндез әле сөйләшеп яткан әнием кичкә сүнде һәм бакыйлыкка күчте. Әнием әйтә торган иде: «Без бит инде мәңгелеккә китә торган буынның соңгы вәкилләре», – дип. Хәзер генә аңладым аның сүзләрен. Кычкырасым килә: сакланыгыз, өлкәннәрне саклагыз!»
Авторның хәленә керүчеләр, әлеге кайгыга карата фикер белдерүчеләр газетаның сайтында да булды. Комментарийларда, мисал өчен, шушы авыр чорда компьютер томографиясенең бәясен арттырган клиникаларга карата тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләр бар. Өстәвенә, тикшеренү өчен бер айга якын чират көтәргә туры килә, шул гомер эчендә ни булмас?


 

Чаллы – Водозабор юлында 27 июнь көнне булган юл-транспорт һәлакәте күпләрне тетрәндерде. Социаль челтәрләрдә юлда һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар. Исерек килеш руль артына утырып ике кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булган машина йөртүченең акылсыз гамәлен берни белән дә аклап булмый. Андыйларга карата җәза катгыйрак булырга тиеш, дип фикер белдерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев