Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Маллар тук булачак

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чагы. Терлекчеләр малларны сыйфатлы итеп, төрләндереп ашату турында кайгырта. 

Көннәр кызу тора, һава температурасы берничә көн 30 градустан югары. Шундый катлаулы шартларда хуҗалыкларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләү дәвам итә. 
«Күпьеллык үлән чабуның беренче катын тәмамладык, икенче катка кереп барабыз», – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Хуҗалык берьеллык үләннәрдән сенаж сала. «Берьеллыкларның массасы бик яхшы, һава шартлары уңай килеп тора. 600 гектар мәйданда судан үләне җыеп аласы бар. Ул туклыклы, шикәргә, аксымга бай, рационны төрләндерү өчен әйбәт», – дип аңлата Рәшит Васил улы. 
Районда бүгенге көнгә барлыгы 49,7 мең тонна сенаж салынган, бу пландагының 92 проценты. Терлек асраучы хуҗалыкларда барлыгы 15800 тонна печән әзерләнгән. Бүгенге көнгә бер баш шартлы терлеккә 17,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы әйтүенчә, норма буенча 23 центнер булырга тиешле бу күрсәткеч районда көзгә 40 центнердан артып китәчәк. 
Азык әзерләү мәйданнарын киңәйтү юнәлешендә күләмле эш башкарыла. «Миңнехуҗин» хуҗалыгы Кама буенда 500 гектар мәйданда ташландык җирләрне, болынлыкны үзләштерә: башта печәнен чабалар, аннары чирәм җирне эшкәртеп әйләнешкә кертәләр. 
Кышка терлек азыгы әзер-ләүгә авыл җирлекләре дә үз өлешен кертә. Башкарма комитет, бюджет өлкәсе һәм башка тармак хезмәткәрләре көче белән барлыгы 67 тонна яфраказык әзерләнергә тиеш, бүгенге көнгә 56 тоннасы әзер һәм җирлекләрдәге хуҗалыкларга тапшырыла. 

 / Фото Ирина Гариповадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев