Авыл хуҗалыгы

Уракка төштеләр

«Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып уракка төште.

Якшәмбе көнне ике комбайн 50 гектар борчак, 16 гектар горчица урды. Теземнәргә салынган культуралар 2-3 көн чамасы басуда кибә. Аннары алар бөртеккә суктырылып алына. Гомумән, агрофирмалылар алдында 15 мең 308 гектар мәйданнан уңыш җыеп алу бурычы тора. Массакүләм урып-җыю кампаниясе исә атна азагында старт алыр дип көтелә. Быел районда сабан һәм көзге культуралар мәйданы 44 мең 400 гектарны тәшкил итә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев