Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр көне – файдалы форум 

Узган атнада Лаеш районының Олы Кабан авылы янында «Кыр көне-2020» күргәзмәсе узды. Анда Тукай муниципаль районы вәкилләре дә катнашты. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация составында «Миңнеханов М. И.» КФХ җитәкчесе, Тукай районы фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов та бар иде. Минталип Исмәгыйль улы күргәзмәдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. 

«Кыр көне» – халыкара әһәмияткә ия форум. Быелгы күргәзмәгә Россиянең бик күп төбәкләреннән килгәннәр иде. Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү буенча чит ил партнерлары да катнашты. 
Чараның максаты – алдынгы фәнни казанышлар белән танышу, авыл хуҗалыгы продукциясен җитеш-терүчеләр һәм җайлан-малар, товарлар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, эшлекле багланышларны ныгыту. Биредә «Үсемлекчелек», «Агросәнәгать комплексын инженер-техник яктан тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру» юнәлешләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары күрсәтелде. Мисал өчен, Татарстан селекционерлары бөртеклеләрнең, кузаклы һәм техник культураларның яңа сортларын тәкъдим итте. Шулай ук бөртеклеләрне, яшелчәне, техник культураларны җыйганнан соң эшкәртү техникасы белән танышу мөмкинлеге булдырылды. 
Әлеге чараны Сабан туе белән чагыштырырга була. Күп төбәкләрдән җыелган район башлыклары, төрле форматтагы хуҗалыкларның җитәкчеләре, эш-мәкәрләр арасында татарстанлылар үрнәк булып торды. Безнең фермерлар да, башка җитештерүчеләр дә, хәтта үзмәшгульләр дә үз продукциясен алып килде. Җитештерүдә, эшкәртүдә һәм башка юнәлешләрдә алгарышны, уңай якка үзгәрешләрне күреп, үзебезнекеләр өчен күңел сөенә. 
Тукай районыннан безнең «Единство» кооперативы (башкарма директоры Лилия Гайфуллина) барды. Күргәзмәгә без яңа сорт бәрәңге, чөгендер, кишер, бөртеклеләр алып чыктык. Без бит татарстанлылар өчен беренче һәм икенче икмәк – ипи һәм бәрәңге җитештерәбез. Ипи белән бәрәңге булса – тамагыбыз тук булачак. 
Ренат Ханов крестьян-фермер хуҗа-лыгы күргәзмәдә токымлы үрдәкләр белән катнашты. Хановларның гаилә хуҗалыклары төркеме алты фермер хуҗалыгыннан тора. Алар токымлы үрдәк, бройлер һәм йомырка сала торган тавыклар үстереп саталар. Бүгенге көндә Тукай районының Калинино, Биклән, Яңа Мусабай авылларында, Зәй районының Югары Пәнәче авылында барлыгы 18 корпуслары бар, кош-корт саны 1450 мең баш исәпләнә. Продукцияләре Татарстанда һәм Идел буе, Үзәк, Себер һәм Урал төбәкләрендә сатыла. 
Шуны билгеләп үтәм: республиканың югары даирә җитәк-челәре безнең рәт-ләрдә тукталып, алып чыккан продукциябезне кызыксынып карадылар. Президент Рөстәм Миңнеханов, РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Джамбулат Хатуов безнең павильон каршында фоторәсемгә дә төштеләр. «Кыр көне» менә шулай җитәкчеләр белән араларны якынайта торган чара да әле ул. 
Форумда яңа техника, җайланмалар, технологияләр белән танышу мөмкинлеге булу да безнең өчен бик кыйммәт. Биредә фермерлар алдынгы техника белән танышып кына калмый, аларны сатып алу турында сөйләшүләр алып бара, килешүләр төзи. Техника гына түгел, үсемлекчелек, терлекчелек өчен микро һәм макроэлементлар, өстәмә азык компонентлары алу өчен дә мөмкинлекләр булдырылган иде. 
Йомгаклап әйтәсем килә: «Кыр көне» – авыл хуҗалыгы хезмәт-чәннәренең казанышларын, уңышларын күрсәтү, тәҗрибә алмашу, иң заманча техника, технологияләр белән танышу мөмкинлеге бирә торган, ел да көтеп алына торган чара. Биредә зур мәйданда – 9 мең квадрат метрда авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган, 17 мең квадрат метрда эксперименталь культуралар чәчелгән – олы форум оештырып, Татарстан Республикасы җитәкчелеге авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы үсешенә зур этәргеч ясый.

/ Лилия Гайфуллина фотосы.
/ Рәфкать Билданов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев