8 июль 2020 яңалыклары
-
Аракы урлаган өчен – төрмәгә
Яр Чаллыда яшәүче, элек тә хөкемгә тартылган 22 яшьлек егет «Татарстан» совхозы поселогында урнашкан кибеткә керә һәм алкогольле эчемлекләр, тәмәке урлап чыга. Шуның белән ул кибет хуҗасына 37 мең сумлык зыян китерә.
-
Тагын эчү гаепле...
6 июль көнне район территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аның берсендә кеше гомере өзелде.
-
Илназ – Россиянең спорт мастеры
Билбаулы көрәш остасы Илназ Рамазановка «Россиянең спорт мастеры» исеме бирелде. Көрәшче егет Тукай районының «Спорт мәктәбе» тренеры Марат Мөхәммәдиев кул астында тәрбияләнә.
-
Кыр көне – файдалы форум
Узган атнада Лаеш районының Олы Кабан авылы янында «Кыр көне-2020» күргәзмәсе узды. Анда Тукай муниципаль районы вәкилләре дә катнашты. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация составында «Миңнеханов М. И.» КФХ җитәкчесе, Тукай районы фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов та бар иде. Минталип Исмәгыйль улы күргәзмәдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
-
Саклану урынлы
Районда коронавирус белән авыручылар саны кимеми.
-
Бер сыердан – 36 килограмм сөт
Район авыл хуҗалыгы пред-приятиеләрендә бер тәүлеккә уртача 3 мең тоннадан артык сенаж, 3 тонна яфраказык әзерләнә. Бүген барлыгы 41 мең тоннадан артык сенаж, 48 тонна яфраказык тупланган. Бүгенгә сенажны иң күп әзерләүче «Гигант» хуҗалыгы – 5050 тонна. Терлекләргә кышкы азык әзерләү дәвам итә.