Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекләргә – яшел азык

Бүген алдагы кышлату чорына терлек азыгы әзерләүнең кызган чоры. Хуҗалыклар печән, сенаж, яфраказык туплау белән мәшгуль. Бу эшкә бюджет хезмәткәрләре дә җәлеп ителә. Шушы көннәрдә алар 847 данә себерке, ягъни 4 тоннага якын яфраказык әзерләп, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның терлекләрен витаминнар белән тәэмин итүгә үз өлешләрен керттеләр. 

Иректаң авылы янәшә-сендәге урманда бер аланлык бар. Урманчы рөхсәте белән биредә ел саен яшь малларга яфраказык әзерлиләр. Урман быел да ярдәмгә килүчеләрне үз итеп каршылады. 50ләп хезмәткәр иртәнге сәгать 8дән үк эшкә тотынды. Алар кулларына балта, пычак тотып, ямь-яшел яфраклы юкә, өрәңге агачларының яшь ботакларын кисә. Ботак юанлыгы якынча 1,5 сантиметрлы, буе 30-50 сантиметрлы яшь агач очы гына киселергә тиеш. Бу ботакларны кечкенә өемнәргә өяләр, аннары, кечкенә бәйләмнәргә җыеп, себерке итеп бәйлиләр. Әзер себеркеләр «КамАЗ» машинасына тәртип белән урнаштырып барыла. 
Өмәгә килүчеләрнең кәефе яхшы, җитез эшлиләр, куллары-кулга йокмый. Комсомолец поселогының мәктәп директоры Әлфия Әгъләмова сүзләренчә, мондый чарада катнашу – үзе бер рәхәт.
– Өмәдән бервакытта да читтә калмыйбыз. Елга бер шушы аланда хезмәттәшләр белән очрашу традициягә әверелде инде. Себерке әзерләгәндә көндәлек ыгы-зыгыдан, мәшәкатьләрдән арынып торабыз, рухи ял алабыз. Эш беткәч, өйгә дару үләннәре дә җыярга өлгерәбез. Хезмәтебез белән терлекләргә файда китерә алабыз, авыл хуҗалыгына ярдәм итәбез икән, бик яхшы бит, – ди ул. Себеркеләрне фермага алып кайткач, күләгәле урынга элеп куячаклар. Хуҗалыкта инде яфраказыкны киптерү, урнаштыру өчен биналарны әзерләп куйганнар. «Шушы шартлар үтәлгәндә генә туклыклы болын печәненә тиң азык әзерләнә», – ди шушы хуҗалыкта 35 ел зоотехник булып эшләгән Габделбәр Сафин. 
Бүген Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 800 баш бозау бар. Аларга 3 ай тулганчы яфраказык бирелә. Һәркайсына 10 данә исәбеннән себерке кирәк. 
– Яшел үләннең малларга файдасы әйтеп бетергесез. Аның составында кальций, каротин кебек матдәләрнең булуы яшь терлек үсешенә уңай йогынты ясый. Безнең өчен яшь терлекләрне тәрбияләү, саклап калу бик мөһим, – ди хуҗалыкның баш бухгалтеры Илсур Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев