19 июнь 2020 яңалыклары
-
Җирдә эшләвем белән бәхетле
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россиянең атказанган фермеры, «Миңнеханов М. И.» КФХ җитәкчесе, Тукай районы фермер хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов өчен быелгы ел юбилей даталарына бик бай килә. Бу көннәрдә аңа 70 яшь тулды. 55 ел инде ул җир эше белән шөгыльләнә, соңгы 20 елын фермерлыкта. Нинди генә вазифада булмасын, нинди эшчәнлек белән генә шөгыльләнмәсен – хезмәтен бар күңелен биреп, яратып башкара. Уңышка ирешүенең сере дә шундадыр, мөгаен. Тырышлыгы «Намуслы хезмәте өчен» медале, «Яр Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен» билгесе белән бәяләнгән. Ул һәр көн эштә. 70 яшь дип тормый, бүген дә хезмәт белән, киләчәккә яңа планнар корып яши.
-
Конституциягә төзәтмәләр кертергә сез ризамы?
1 июльдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирү көне үтә. Бюллетеньдә бер сорау булачак: «Сез РФ Конституциясенә кертелә торган төзәтмәләр белән килешәсезме?» Вариантлар икәү: «Әйе» һәм «Юк». Сайлаучылар шуларның берсен билгели.
-
Сабантуй булмый
Районда 4 июльгә планлаштырылган Сабантуйлар булмаячак.
-
Терлекләргә – яшел азык
Бүген алдагы кышлату чорына терлек азыгы әзерләүнең кызган чоры. Хуҗалыклар печән, сенаж, яфраказык туплау белән мәшгуль. Бу эшкә бюджет хезмәткәрләре дә җәлеп ителә. Шушы көннәрдә алар 847 данә себерке, ягъни 4 тоннага якын яфраказык әзерләп, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның терлекләрен витаминнар белән тәэмин итүгә үз өлешләрен керттеләр.
-
Аттестат алдылар
9, 11нче сыйныф укучылары шушы көннәрдә аттестат алды.
-
Семинар үтә
Бүген Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта терлекчелек тармагын үстерүгә кагылышлы зона семинары үтә.