Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конституциягә төзәтмәләр кертергә сез ризамы?

1 июльдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирү көне үтә. Бюллетеньдә бер сорау булачак: «Сез РФ Конституциясенә кертелә торган төзәтмәләр белән килешәсезме?» Вариантлар икәү: «Әйе» һәм «Юк». Сайлаучылар шуларның берсен билгели. 

Район җирлекләрендә 44 сайлау участогы эшләячәк. Ләкин, башка сайлаулардан аермалы буларак, участок сайлау комиссияләре халыкны 25 июньнән кабул итә башлый. Ягъни тавыш бирүгә бер атна дәвамында килергә була. Бу, бүгенге ситуацияне истә тотып, бер көндә халык күпләп җыелмасын өчен шулай эшләнә. Участоклар 25, 26, 29, 30 июньдә 13.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. 27 июньдә, шимбә, 13.00-16.00 сәгатьләрдә, 28 июньдә, якшәмбе, 9.00-12.00 сәгатьләрдә халыкны көтә. Тавыш бирү барлык куркынычсызлык чараларын үтәп башкарыла. Бюллетень алганда паспортны комиссия әгъзасына бирмисең, читтән генә ачып күрсәтәсең, һәр тавыш бирүчегә аерым ручка, маска һәм перчатка бирелә. Аларны сайлаучы участокта калдырмый, үзе белән алып чыгып китә. Әлбәттә инде, тавыш бирүчеләр дистанция саклап кына керә. Тавыш бирү кабина эчендә башкарыла. 
Тагын бер яңалык – теләгән һәркем өйдән генә тавыш бирә ала. Моның өчен, гариза язып, вакытын күрсәтеп, сайлау комиссиясе әгъзасын өйгә чакырырга кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, сайлау комиссиясенә шалтыратып калдырырга була. Өйдән шулай ук җиде көн дәвамында – 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. 25, 26, 27, 29, 30 июньдә комиссия әгъзаларын өйгә 9.00-12.00 сәгатьләрдә, 28ендә 13.00-16.00 сәгатьләрдә, 1 июльдә 8.00-20.00 сәгатьләрдә чакырырга мөмкин.
Әгәр сез бер урында теркәлеп, икенче урында яшисез яки вакытлыча шунда торасыз икән, шулай ук торган урында тавыш бирү өчен гариза язарга була. Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәкләр һәм территориаль сайлау комиссиясе мондый гаризаларны 5 июньнән, участок сайлау комиссияләре 16 июньнән кабул итә. Өйдән тавыш бирүгә 1 июль көнне 17.00 сәгатькә кадәр гариза бирергә мөмкин.
1 июль – бөтенроссия тавыш бирү көне чәршәмбегә туры килсә дә, РФ Президенты Владимир Путин аны ял көне дип игълан итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев