Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яңа ел уңаеннан газетабыз өр-яңа махсус фотоконкурс игълан итә

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан итә - «Кышкы тылсым». Безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) үзегез төшергән фотогызны җибәрә аласыз. Без сезнең иҗат фантазиягезне бер дә чикләмибез. Яңа 2014 елга ни рәвешле әзерләнүегезне күрсәтепме, кышкы табигать хозурлыгын сурәтләүче фоторәсем...

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан итә - «Кышкы тылсым». Безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) үзегез төшергән фотогызны җибәрә аласыз. Без сезнең иҗат фантазиягезне бер дә чикләмибез. Яңа 2014 елга ни рәвешле әзерләнүегезне күрсәтепме, кышкы табигать хозурлыгын сурәтләүче фоторәсем буламы ул, Яңа ел чыршысын бизәгәндә яисә кышкы уеннар вакытында фотога төшәсезме - анысы бары тик сездән тора.
Яңа ел алдыннан үзегезне генә түгел, ә якыннарыгызны да сөендерәсегез килсә - конкурста катнашырга ашыгыгыз. Декабрь аеның соңгы атнасында җиңүчебезне билгеләп, аңа яңа ел «тылсымы» да тапшырачакбыз. Ә нинди «тылсым» икәне әлегә сер булып калсын. Сездән фотолар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Якты юл» Вконтакте челтәрендә