13 декабрь 2013 яңалыклары
-
13 декабрь 2013 - 14:06Барысы да үзеңнән тора: эшлә, яшьнә, тырышКомсомолец поселогында гомер итүче Әлфия апа Гыйматдинова турында берничек тә инвалид дип әйтергә тел әйләнми. 2008 елда аны инсульт аяктан егып, колакларына зыян сала. Хәзер исә Әлфия апа группада, ләкин моңа карамастан бер дә төшенкелеккә бирелми. Яраткан гаиләсе янында көне буе мәш килеп йөри.
-
13 декабрь 2013 - 11:28Чит кеше өенә рөхсәтсез кермәЧит кешенең өенә рөхсәтсез керү дә эзсез генә узмый. Җәмәгать суды хокук бозуның мондый төре буенча да берничә эшне карады.
-
13 декабрь 2013 - 11:14Кешегә суккан өчен ирекләреннән мәхрүм ителделәрКеше сәламәтлегенә зыян китерү буенча быел район җәмәгать судында берничә эш каралды. Бу турыдагы мәгълүматны район прокуроры ярдәмчесе, I класслы юрист Руслан Садыйков җиткерә.
-
13 декабрь 2013 - 08:53РФ Конституциясе көнендә җитәкчеләр халыкны кабул иттеКичә, 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә, көндезге сәгать 12дән район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтова, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, аның урынбасарлары халыкны кабул итте. Газетаны басмага җибәргәндә, сәгать кичке 4кә, кабул итүгә ун кеше килде. Сораулар нигездә җир мәсьәләсенә кагылды, Комсомолец поселогында «вакытлы поселок»та яшәүче бер райондашыбыз...
-
13 декабрь 2013 - 05:46Яңа ел уңаеннан газетабыз өр-яңа махсус фотоконкурс игълан итәДуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан итә - «Кышкы тылсым». Безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) үзегез төшергән фотогызны җибәрә аласыз. Без сезнең иҗат фантазиягезне бер дә чикләмибез. Яңа 2014 елга ни рәвешле әзерләнүегезне күрсәтепме, кышкы табигать хозурлыгын сурәтләүче фоторәсем...
-
13 декабрь 2013 - 04:44Каз ярминкәләре башланаДекабрь аенда шәһәрдә Яңа ел алдыннан гадәткә кергән каз ярминкәләре үтә. 14, 15, 21 һәм 22 декабрьдә ярминкәләр Азатлык мәйданында «Палитра» сәүдә үзәге районында, 28 декабрьдә Сарман трактында («Олимпия» кибетеннән Жуков урамына кадәр), 28, 29 декабрьдә - «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин урамы һәм Халыклар дуслыгы проспекты кисешкән урында) оештырылачак. Ярминкәләрдә...