Чит кешенең өенә рөхсәтсез керү дә эзсез генә узмый. Җәмәгать суды хокук бозуның мондый төре буенча да берничә эшне карады.
Ишектән мәҗбүри рәвештә бәреп кергән өчен 28 яшьлек ир-егеткә карата суд сигез айга төзәтү эшләренә тарту турында кара чыгарды. Җинаятьче шулай ук хезмәт хакының биш процентын дәүләткә биреп барачак. Шушындый гамәл кылган 26 яшьлек ир-егетнең дә эше җәмәгать судында каралды. Бу юлы яклар татулашып, гаепле ир җәзадан котылып калды, дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе, I класслы юрист Руслан Садыйков.
Нет комментариев