Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Кешегә суккан өчен ирекләреннән мәхрүм ителделәр

Кеше сәламәтлегенә зыян китерү буенча быел район җәмәгать судында берничә эш каралды. Бу турыдагы мәгълүматны район прокуроры ярдәмчесе, I класслы юрист Руслан Садыйков җиткерә.

Мәсәлән, Күзкәйдә ике ир-ат арасында үзара бәхәс чыгып, берсе әңгәмәдәшенең кулына таяк белән суга. Моның өчен 51 яшьлек Р. бер елга ирегеннән мәхрүм ителде. Иске Җирекледә шулай ук ике ир-ат сүзгә килә һәм берсе икенчесенең күкрәгенә берничә мәртәбә йодрыгы белән суга. Бу җинаяте өчен 67 яшьлек Ю.га карата суд 10 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Шундый очракларның тагын берсе Круглое Поле поселогында була. Бу юлы 26 яшьлек егет йодрыгы белән икенчесенең иягенә «менеп төшә». Бәхеткә, бу юлы ир-атларның берсенә дә төрмәгә утырырга туры килми - якларның татулашуы нәтиҗәсендә эш ябыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев