Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Якты юл» Вконтакте челтәрендә «Кышкы тылсым» конкурсына фотолар килә башлады

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан иткән иде - «Кышкы тылсым». Безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) үзегез төшергән фотогызны әле хәзер дә җибәрә аласыз. Без сезнең иҗат фантазиягезне бер дә чикләмибез. Яңа 2014 елга ни рәвешле әзерләнүегезне күрсәтепме, кышкы табигать хозурлыгын сурәтләүче фоторәсем буламы ул, Яңа ел чыршысын бизәгәндә яисә кышкы уеннар вакытында фотога төшәсезме - анысы бары тик сездән тора.
Газетаны бастыруга әзерләгән вакытка «Вконтакте» социаль челтәренә 6 катнашучыбыздан барлыгы 13 фото килде. Конкурсның активистлары рәтенә Эльвина Борһанованы, X сыйныф укучысы Раил Минһаҗевны, Ралина Сафинаны, Айсылу Абдуллинаны, Рөстәм Хәйдәровны һәм Нурсинә Рәхмәтуллиналарны кертергә була. Аларның һәрберсенең дә фотолары үзенчәлекле, игътибарны җәлеп итә. Аның берсе Яңа ел чыршысы янында яисә тимераякта шуган вакытта төшсә, кайсы берсе кышкы табигать матурлыгына хозурланып фотога төшкән. Бүген исә шуларның кайберләрен генә бастырырга булдык. Киләсе фотоларны газетабызның киләсе санына калдырабыз.
Яңа ел алдыннан үзегезне генә түгел, ә якыннарыгызны да сөендерәсегез килсә - конкурста катнашырга ашыгыгыз. Җиңүчебезгә без яңа ел «тылсымы» да тапшырачакбыз. Ә нинди «тылсым» икәне әлегә сер булып калсын. Сездән фотолар көтеп калабыз.
Конкурсыбыз иганәчесе - "Татарстан" совхозы поселогының "ВиноГрад" кибете.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге «Якты юл» Вконтакте челтәрендә

2
X