Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Якты юл» Вконтакте челтәрендә «Әниемә – тәмнүшкә» бәйгесенең нәтиҗәләре газетабызның 22 ноябрь көнендә басылып чыгачак

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан иткән иде - «Әниемә - тәмнүшкә». Теләнче Тамак авылыннан килгән соңгы рецептларны бастырабыз. Хәзер исә соңгы этап - нәтиҗәләр ясау. Безнең белән калыгыз! Конкурс тәмамланса да, бер дә моңсуланмагыз - без сездән хатлар көтеп калабыз.
Эльвина Борһанова безгә «Кош теле» рецептын тәкъдим итте. «Татар халкы элек-электән бик кунакчыл булган һәм чәй янына камыр ашлары пешерергә яраткан. Мин исә әниемне «Кош теле» пешереп, сыйларга яратам», - дип белдерде Эльвина.
Рецепт: туңдырылган 3 йомырка, 2 кашык су, 1 чәй кашыгы камыр кабарткыч, чәй кашыгы очына гына тоз һәм шикәр, 1,5 стакан он салып камыр ясыйбыз. Камырны җәеп, аны махсус кош теле кисә торган кискеч белән ромбиклап кисәбез һәм майда пешерәбез. Майдан кош телен алу белән шикәр комы сибәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!
Теләнче Тамак авылында яшәүче II сыйныф укучысы Фидаил Борһанов барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, үзе әзерли торган бик тәмле салат рецептын тәкъдим итә.
Аңа: 200 грамм пешкән тавыкның ак ите, 100 грамм хәләл казылык, 1 помидор кирәк. Барысын да вак итеп шакмаклап турыйбыз һәм майонез белән бутап өстәлгә бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев