Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Илмир Ямалов юбилее уңаеннан оештырган концертка шәхси чакыру билеты уйната

Тукай районы артисты, Мусабай Завод авыл җирлеге советы депутаты Илмир Ямалов 30 яшьлек юбилее уңаеннан 2 март көнне туган авылында концерт оештыра. Тамашада Казан артистлары - Илмирның сәхнәдәш дуслары, шулай ук Мусабай Завод авылы талантлары да катнашачак. Шушы уңайдан "Якты юл" газетасы әлеге концертка Илмир Ямаловның шәхси чакыру билетларын уйната....

Тукай районы артисты, Мусабай Завод авыл җирлеге советы депутаты Илмир Ямалов 30 яшьлек юбилее уңаеннан 2 март көнне туган авылында концерт оештыра. Тамашада Казан артистлары - Илмирның сәхнәдәш дуслары, шулай ук Мусабай Завод авылы талантлары да катнашачак.

Шушы уңайдан "Якты юл" газетасы әлеге концертка Илмир Ямаловның шәхси чакыру билетларын уйната. Видеоязманы карагыз һәм сорауга дөрес җавап бирегез. Илмирның иң яраткан музыка уен коралы нинди? Җавапларыгызны комментарийларга языгыз. Дөрес һәм оригиналь җавап язучы 2 кешегә концертка 2 шәхси чакыру билеты биреләчәк. Ләкин бүләкләр моның белән генә бетми - концерт барышында конкурс җиңүчеләрен сюрпризлар да көтә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Илмир Ямалов юбилее уңаеннан оештырган концертка шәхси чакыру билеты уйната

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев