Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Игътибар, бәйге!

Барыгызны да «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек" бәйгесендә катнашырга чакырабыз.

Һәр авылда үз һөнәре белән башкаларны гаҗәпләндереп, сокландырып яшәүче оста куллы кеше була - кемдер тимердән тере кебек чәчәкләр чүкеп ясый, кемдер рәссамнардан калышмый чигә, кемдер фабрикадагыдан да яхшырак комганнар ясый, кәрҗин үрә, камырдан чәчәкләр пешерә.... кыскасы, санап бетергесез. Андый осталар һәркайда да хөрмәткә ия. Әлеге алтын куллы кешеләр белән башкаларны да таныштырасы гына калды. Сезгә останың һөнәре, аның кулыннан төшкән иҗат җимешләрен фотога төшереп, безнең редакциягә электрон почта аша (yakti_ul@mail.ru )16 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Авылдашыгыз, туганыгыз турында зур булмаган язма да җибәрсәгез, без бик шатланып кабул итәрбез. Барлык фотоларны без сайтта урнаштырачакбыз. Аларны күпме кеше кереп карау буенча җиңүче билгеләнәчәк. Иң популяр осталарга Илнур Гомәров, Алмаз Ишморатов концертларына һәм Яр Чаллы татар Дәүләт драма театры спектакльләренә чакыру билетлары бүләк итәчәкбез. Шулай итеп, фотога төшерегез, языгыз, безгә җибәрегез һәм җиңүгә ирешегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев