Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Газетабыз бүләкләрен отучылар кемнәр алар?

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы коллективы узган язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча бүләкләр уйнатты. Отыш - бәхет эше ул, диләр халыкта. Бүләк ияләре кемнәр соң алар? Бүген сезне бүләк отучылар белән таныштырабыз. Редакция киләчәктә дә бәйге, бүләк уйнатулар үткәрергә исәпли. Газетага язылу икеләтә отышлы булачак. Почта бүлекләренә рәхим итегез.

Автомат кер юу машинасын Круглое Поледа яшәүче Ф. Хәсәнова отты. Ул "Голубой вагон" балалар бакчасында эшли. Газетаны әле ике ел гына алдыра. Шулай булуга да карамастан, кыйммәтле бүләк оту бәхетенә иреште.

Теләнче Тамак авылыннан Р. Яхинага блендер оту бәхете насыйп булды. Урта мәктәптә укытучы булып эшләүче Рузилә газета язмаларыннан үзенең дәресләрендә еш файдалана.

Реклама

Оргыды авылыннан Г. Вәлиева үтүк отты. Ул Сәмәкәй почта бүлеген җитәкли. Газетага язылу кампанияләрен уңышлы оештыра. "Редакция үткәргән бәйгеләрдә тагын катнашабыз әле, концертка билет та отасы килә", - диде ул.

Таулар авылыннан З. Гайфетдинова газетага язылып, көтмәгәндә яңа үтүкле булдым дип сөенә. "Газетаны гомер буе яздырабыз, гаиләбез белән яратып укыйбыз. Отышка чын күңелдән сөендек", - дип, редакция хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X