Якты юл
  • Рус Тат
  • Рөстәм Ясавиев - күпкырлы талант иясе.

    Кендек каным тамган җирем. Халык телендә әнә шундый гыйбарә бар. Туган җирен сагынудан, җирсүдән иза чиккәндә әйтеләдер бу сүз. Туган җир дигәндә без, авыл балалары, авылыбызны күз алдына китерәбез. Авылдашыбыз Рөстәм Ясәвиев та гомер иткән шәһәрен ташлап, туган Күзкәенә кайтып урнашкан. Кызганыч, кайчандыр ташлап киткән йорт-нигездә инде башкалар яши. Ә...

    Кендек каным тамган җирем. Халык телендә әнә шундый гыйбарә бар. Туган җирен сагынудан, җирсүдән иза чиккәндә әйтеләдер бу сүз. Туган җир дигәндә без, авыл балалары, авылыбызны күз алдына китерәбез. Авылдашыбыз Рөстәм Ясәвиев та гомер иткән шәһәрен ташлап, туган Күзкәенә кайтып урнашкан. Кызганыч, кайчандыр ташлап киткән йорт-нигездә инде башкалар яши. Ә ул каршы яктагы ярым җимерек йортны сатып алып, тернәкләнеп килә. Иң беренче эш итеп җыйнак кына мастерской төзеп куйган. Аны чын музей рәвешенә китереп җиһазлаган. Музей дигәннән, Рөстәм Гайни улы күптөрле һөнәр иясе: рәссам да ул, мебель ясаучы да, агачны уеп, төрле фигуралар да иҗат итә. Ишек алдына бик матур чатыр да ясап куйган. Үз куллары белән җиткергән мунчасы да түбә астына кергән, аның бер ягына агач кыра торган стан, эш кораллары җай гына урнаштырылган.
    Ә җыйнак кына музей йортына кергәч, бераз әсәрләнеп тордым: агачтан уеп ясалган, төрле нәкышләр төшерелгән кувшиннарның ниндие генә юк, бизәнү әйберләре сала торган нәни сандык, соклангыч рәсемнәр төшерелгән кухня такталары, өстәлдә икмәк саклый торган тартма, тактасына тезелгән агачтан ясалган шахмат фигуралары. Агачка уеп эшләнгән сынны оста «Сөембикә» дип атаган. Гаҗәеп төгәллек, күзгә ятышлы яшел төсләрдән үрелгән бизәкләр. Сүз уңаенда, Рөстәмнең иҗат табышларында яшел, алтынсу якты төсләр өстенлек итә. Гомумән, борынгы нәкышләр төшерелгән көнчыгыш формасындагы эшләнмәләр милли хисләрне тагын да көчәйтә.
    Останың һәр әйберсен җентекләп, сокланып карыйм. Мондый сәнгати эшләнмәләрне тудыру өчен айлар буе аскетларча хезмәт куярга кирәктер. Чөнки өстәлләрдәге, киштәләрдәге һәр нәрсә, һәр нәкыш аңа тау хәтле хезмәт куелуы турында сөйли...
    И бу тормышның садәлеге, гүзәллеге, сафлыгы, сихрилеге... Һәрберсе вәземләп, төгәллек белән эшләнгән, борынгы бизәкләр төшерелгән иҗат җимешләрен күргәч, шулай дип уйлап куясың. Матурлык дөньяны коткара дип тә юкка гына әйтмәгәннәрдер.
    Рөстәмнең картиналарында - туган як табигате. Пейзаж ясарга ярата икән. Тик аларда, нигәдер, сагыш, моң тоемлана. Балачак, яшьлек хатирәләре белән уралган авылның кыйбласы үзгәрүдәндер ул, бәлки.
    Рөстәм Ясәвиев Күзкәйдә туган, биредә урта белем алган. Аннары Казан сәнгать училищесында тумыштан бирелгән талантын чарлаган, төрле жанр серләренә өйрәнгән. Чаллыда «Камгэсэнергострой»ның сәнгать участогында эшләгән, 47нче һөнәр училищесында булачак төзүчеләрне агач эше остасы һөнәренә өйрәткән. Заманалар үзгәреп киткәч, оста осталыгының кирәге калмаган. Ул елларда югалып калган күп иҗат кешеләре кебек, Рөстәм дә бераз «кыек юл»да адашып йөргән. Ул чагында күңел бушлыгын тутыру өчен шигырь дә яза башлаган. Авыл баласының кыюлыгы да, еш кына тәвәккәллеге дә җитми, югыйсә, талантын, гайрәтле елларын юкка әрәм итмичә, үз остаханәсен булдырып, Аллаһы Тәгалә биргән талантын тулы куәткә файдаланырга кирәк булгандыр да. Монысы башка мәсьәлә.
    - Авыл баласына шул кадәрле күпкырлы сәләт кемнән килгән? - дип сорадым аннан.
    - Кем белгән, үземне белә башлаганнан бирле кулымда агач белән пәке, өстәлдә төсле каләмнәр булды. Әти урманчы иде, бик матур итеп ат рәсемнәре ясавы истә. Шул кадәрле чын иде ул чапкыр атлар.
    - Менә бу бизәкләрне, нәкышләрне кайдан табасың? - дип кызыксынам.
    - Уйлаган композицияне агачтан уеп ясау әлләни кыен түгел, куллар чарланган. Ә менә бизәген уйлап табу, төсләр сайлау күп эзләнүләр сорый. Төнге йокыларны качыра ул, дөньяңны оныттыра, ә тапкач, сабый баладай куанасың. Музейларда карап йөрим, кабер ташларын өйрәнәм, журналлардан рәссамнарның иҗатын күзәтәм, табигать күренешләре, ел фасыллары бизәкләре дә тема бирә, - диде ул.
    - Әйберләрегезне сатуга чыгарганыгыз бармы?
    - Булгалый. Бүләккә дип сатып алалар. Беләсезме, үзем сатам, ә күңел елый, бала аерган кебек ул, - ди Рөстәм. Шулайдыр, күпме йөрәк җылысы, еш кына йокысыз төннәр бирелгән, күз нуры түгелгән бит ул иҗат җимешенә.
    Иҗат рухы белән тулы, җылы мохитлы бу гүзәллек дөньясыннан күңелгә яктылык, җанга рәхәтлек алып киттем мин. Бүгенге дөнья ыгы-зыгысы тудырган борчуларым авыр югалтулар хәсрәте артка чигенде. Ни әйтсәң дә, күрә, кабул итә белсәң, гүзәллеге дә, аны тудыручы алтын куллы затлары да бар бу дөньяның.
    Мин Рөстәмнең флейтада уйнаганлыгын да ишеткәнем бар иде. Кызганыч, флейтасын кулына алса да, көйләнмәгән, күптән тоткан юк дип, уйнап күрсәтмәде. Гаиләсе - хатыны Дамира, кызлары Луиза, Алисә белән киявенең чаллыдан эштән кайтуларын көтеп калды.
    - Минем олы хыялымны кызым Алисә тормышка ашырыр дип хыялланам, - диде Рөстәм Гайниевич. - Кечкенәдән җитәкләп сәнгать мәктәбенә йөрттем. Бик матур картиналар ясый, кулы ятып тора. Останың хыял-өметләре тормышка ашар, боерса, талант барыбер юл яра ул.
    Заһидә Нәбиуллина.
    Тәнзилә Шәйхнурова фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: