Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Тукай районында яшәүче пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү курсларына чакыралар

Бүген Чаллыда быелгы уку елында соңгысы булган компьютер грамотасына өйрәтү төркеме ачылды. Бу уку "Россия пенсионерлары Берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы һәм РФ Пенсия фондының "Өченче буын университеты" проекты кысаларында үткәрелә. Тукай районында яшәүче пенсионерлар да бу проектта катнаша ала, ягъни компьютерда эшләргә бушлай өйрәнергә мөмкин. Шунысы мөһим ­- уку шәһәрдә түгел,...

Бүген Чаллыда быелгы уку елында соңгысы булган компьютер грамотасына өйрәтү төркеме ачылды. Бу уку "Россия пенсионерлары Берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы һәм РФ Пенсия фондының "Өченче буын университеты" проекты кысаларында үткәрелә.

Тукай районында яшәүче пенсионерлар да бу проектта катнаша ала, ягъни компьютерда эшләргә бушлай өйрәнергә мөмкин. Шунысы мөһим ­- уку шәһәрдә түгел, районда барачак. Укулар үткәрелсен өчен 15 тән дә ким булмаган санда кешеләр җыелу ы шарт. Киләсе курслар 2015 елның көзендә башлана. Ә төркемнәр хәзер үк формалаша. Теләге булганнарга май аена кадәр үз авыл җирлегендәге ветераннар Советына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев