Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Тукай районында пенсионерлар саны ел саен 230 кешегә арта бара

Россия пенсия фондының Тукай районы бүлегендә 11259 пенсионер исәптә тора. Шуларның 84 проценты пенсия яшенә җиткән тукайлылар. Агымдагы елның 1 августына алынган бу саннарны Тукай районы Пенсия фонды бүлеге начальнигы Раил Тимербаев аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте. Шунысын да искәртик, пенсия алучылар саны елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2013 елның гыйнварында районда...

Россия пенсия фондының Тукай районы бүлегендә 11259 пенсионер исәптә тора. Шуларның 84 проценты пенсия яшенә җиткән тукайлылар. Агымдагы елның 1 августына алынган бу саннарны Тукай районы Пенсия фонды бүлеге начальнигы Раил Тимербаев аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.

Шунысын да искәртик, пенсия алучылар саны елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2013 елның гыйнварында районда 10461 пенсионер булган һәм бу күрсәткеч һәр елны якынча 230 кешегә арткан. Шулай да дәүләт тарафыннан расланган йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлде, дип белдерде Раил Расыйхович. Боларга барлык төр пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр керә. Узган 2016 елда Тукай районы Пенсия фонды бюджетына 1 млрд 201 млн сум күләмендә акча кергән, бу исә фаразланганның 103 процентын тәшкил итә.

Агымдагы елда ике мәртәбә индексация уздырылган. 1 февральдә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре һәм ай саен бирелә торган түләүләр, 1 апрельдән исә социаль пенсияләр арткан. Индексация уздырылганнан соң районда уртача иминият пенсиясе 11801,57 сум тәшкил итә. 1 гыйнварда бу күрсәткеч 516 сумга кимрәк булган. Ә 2016 елның 1 гыйнварында - якынча 855 сумга азрак.

Яшь буенча лаеклы ялга чыкканнарның пенсия күләме Тукай районында 11889 сум, Россиядә - 13600 сум һәм Татарстанда - 12400 сум тәшкил итә.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум дип исәпләнә. Эшләмәүче пенсионерларның гомуми матди тәэмин ителеше шушы суммадан кимрәк булган очракта аларның пенсияләренә өстәмә федераль социаль түләү каралган. Мондый түләүне 1011 тукайлы ала, дип бәян итте район Пенсия фонды бүлеге начальнигы Раил Тимербаев.

Фото infoarena

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев