Россия Пенсия фонды Татарстанда яңа интернет-хезмәт эшләтеп җибәрде
Республикада яшәүчеләр медицина препаратларын алуга һәм дәвалау урынына бушлай баруга гаризаларын интернет аша юллый алачак. Россия Пенсия фондының чираттагы яңа интернет-хезмәте сынау рәвешендә беренче булып Татарстанда эшләп китте. Ул республика халкына социаль хезмәтләр җыелмасы белән читтән торып файдалану мөмкинлеге бирә. Ягъни хәзер медицина препаратларына, шифаханә-курортларга юллама алуга, дәвалау урынына бушлай...
Республикада яшәүчеләр медицина препаратларын алуга һәм дәвалау урынына бушлай баруга гаризаларын интернет аша юллый алачак.
Россия Пенсия фондының чираттагы яңа интернет-хезмәте сынау рәвешендә беренче булып Татарстанда эшләп китте. Ул республика халкына социаль хезмәтләр җыелмасы белән читтән торып файдалану мөмкинлеге бирә. Ягъни хәзер медицина препаратларына, шифаханә-курортларга юллама алуга, дәвалау урынына бушлай баруга гаризаларны интернет аша биреп булла, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев