Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Райондагы ике меңнән артык кешенең пенсия фондына кертеме өстәмә финансланган

Районда 2 меңнән артык кеше пенсияне өстәмә финанслау буенча дәүләт программасында катнаша. Узган ел алар үз счетларына барлыгы 1,7 млн сум акча керткәннәр. Агымдагы елның май аенда аның 1,6 млн сумын дәүләт өстәмә финанслаган. Өстәмә финанслау суммасы кертелгән акча күләменнән кимрәк, чөнки елга 2 мең сумнан ким булмаган һәм 12...

Районда 2 меңнән артык кеше пенсияне өстәмә финанслау буенча дәүләт программасында катнаша. Узган ел алар үз счетларына барлыгы 1,7 млн сум акча керткәннәр. Агымдагы елның май аенда аның 1,6 млн сумын дәүләт өстәмә финанслаган. Өстәмә финанслау суммасы кертелгән акча күләменнән кимрәк, чөнки елга 2 мең сумнан ким булмаган һәм 12 мең сумнан артмаган кертемнәр генә өстәмә финанслана.

Счеттагы кертемнәр һәм дәүләттән өстәмә финанслаулар, башка төр пенсия җыелмалары кебек үк, гражданинга пенсиягә чыкканда түләнә. Ул үлгән очракта бу акчалар аны алырга хокуклы кешегә бирелә.

Республика буенча караганда, әлеге Программа эшләгән чорда 284,6 мең татарстанлы үзенең киләчәк пенсиясе өчен барысы 1,83 млрд сум акча салган. Дәүләт аның 1,81 млрд сумын өстәмә финанслаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев