Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Программаның вакыты чикле

Татарстан Республикасында яшәүче 266,6 мең кеше 2012 елның 1 августына пенсияне дәүләт исәбеннән өстәмә финанслау Программасына керделәр. 2009 елның 1 гыйнварыннан 2012 елның 1 августына кадәрге чорда 398,2 млн сум өстәмә иминият кертемнәре түләнде.

Пенсияләрне дәүләт өстәмә финанславы Программасының вакыты чикле, һәм ул гаризаларын 2013 елның 1 октябренә кадәр тапшырган гражданнарга кагыла. Әлеге Программа беренче кертемне түләгән вакыттан алып ун ел дәвамында гамәлдә булачак.

Гаризаны эш урыныннан, тору урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп; почта буенча җибәрергә (мондый очракта имзаны нотариаль раслау кирәк булачак), имзаларны бергәләп раслау турындагы килешүне төзегән оешма аркылы һәм электрон вариантта бирергә була.

Моның өчен теркәлү анкетасын тутырып һәм персональ пароль алып, РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының (www.gosuslugi.ru) "Шәхси кабинет"ында теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия пенсия фонды