Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсия фонды идарәсе белгечләре авылга килде

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Чаллы районара пенсия фонды идарәсе бегечләре халык белән очрашып, пенсия турындагы кануннарны аңлату, кызыксындырган сораулар буенча белешмәләр бирү өчен авылларга чыга башлады. Беренче очрашу Күзкәй авыл җирлегендә үтте. Очрашуга Чаллы районара Пенсия фонды идарәсенең Тукай районы бүлеге башлыгы Раил Тимербаев, районара фондның клиентлар белән эшләү бүлеге әйдәп...

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Чаллы районара пенсия фонды идарәсе бегечләре халык белән очрашып, пенсия турындагы кануннарны аңлату, кызыксындырган сораулар буенча белешмәләр бирү өчен авылларга чыга башлады.

Беренче очрашу Күзкәй авыл җирлегендә үтте. Очрашуга Чаллы районара Пенсия фонды идарәсенең Тукай районы бүлеге башлыгы Раил Тимербаев, районара фондның клиентлар белән эшләү бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Лариса Федотова килгән иде. Билгеләнгән вакытка бер-бер артлы кешеләр килә башлады. Сораулар күптөрле һәм алар шәхсән: пенсиягә чыгу өчен нинди документлар кирәк һәм аларны кайчан әзерли башларга; колхозда 40 ел эшләп тә ни өчен пенсия бик аз; ни өчен апрельдә хезмәт пенсияләре артмады; шәһәрдән күчеп кайткач та 4-5 ай колхозда эшләдем, ул ара стажга керәме, керсә аны ничек дәлилләргә; иждивидениедәге укый торган балага пособие ничә яшькә кадәр түләнә; 40 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыктым, «Хезмәт ветераны» исемен алып буламы; пенсиягә чыккач эшләгән еллар стажга керәме, 53 яшьтән пенсиягә чыгарга мөмкин икән дигән канун бар дип ишеттем, ул гамәлдәме һәм башка сорауларга төгәл, аңлаешлы җаваплар бирелде. Авыл җирлегенә кергән күрше авыллардан сорауларны телефоннан да бирделәр.

- Минем соравым юк, махсус рәхмәт әйтергә килдем. Пенсияләрне бер көнгә дә тоткарламыйча, хәтта бәйрәм көннәргә туры килгәндә дә, көне-сәгате белән өйгә китереп бирәләр. Еллар гына имин булсын, сезнең менә шулай өлкәннәр турында кайгыртып килүегез өчен рәхмәт», - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әмиров.

Шулай итеп, дистәдән артык кеше, районга барып тормыйча гына, үзләрен борчып йөргән сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев