Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсионерларның яшәү минимумы артачак

2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү өчен кирәк булган минимумы 706 сумга артачак. Хәзерге вакытта ул 7526 сум булса, киләсе елдан 8232 сум тәшкил итәчәк. Бу инициативаны Татарстан Дәүләт шурасының профиль комитеты хуплады. Парламент депутатларына аны тиздән булачак утырышта кабул итәргә тәкъдим ителде. 1 август моментына Татарстанда 6,7% пенсионер пенсияләренә социаль...

2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү өчен кирәк булган минимумы 706 сумга артачак.
Хәзерге вакытта ул 7526 сум булса, киләсе елдан 8232 сум тәшкил итәчәк. Бу инициативаны Татарстан Дәүләт шурасының профиль комитеты хуплады. Парламент депутатларына аны тиздән булачак утырышта кабул итәргә тәкъдим ителде.
1 август моментына Татарстанда 6,7% пенсионер пенсияләренә социаль өстәмә түләү алган. Федераль социаль өстәмә түләүнең уртача күләме айга 1386 сум тәшкил итте, федераль бюджеттан чыгымнар күләме 813 миллион сумнан артты.
Республикада пенсиянең уртача күләме 11960 сум, ә социаль өстәмә түләү узган елны 1102 сум тәшкил иткән иде.
Чыганак: http://tatar-today.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X