Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Эдуард Фәттахов белән очрашу үтте. Нинди мәсьәләләр каралды?

Газетабызның алдагы санында без эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 3,7 процентка артуы турында язган идек. Гомумән, 2018 елда пенсия түләү һәм «Ана капиталы» программасын гамәлгә ашыру белән бәйле яңалыклар шактый булачак. 10 гыйнвар көнне Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттаховның массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы узды. Биредә...

2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм итү максаты белән берничә яңалык гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, «Ана капиталы» программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтыла, икенчедән, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына. Моннан тыш, тагын бер үзгәреш кертелә - ана капиталын ай саен өлешләп алу мөмкинлеге бирелә.

Ана капиталының суммасы 2018 елда үзгәрмәде һәм 453 мең 026 сум тәшкил итә. Әлеге программа барышында барлыгы 11 млрд сум түләнелгән. Күпчелек очракта (гариза бирүчеләр арасында 97 процент) ана капиталы түләүләре торак шартларын яхшыртуга юнәлтелә. Тукай районында ана капиталын алу өчен барлыгы 2511 сертификат бирелгән, 2 мең 273 сертификат кулланылган, шуларның 2 мең 216сы торак шартларын яхшыртуга, 57се - балаларның белем алуына юнәлтелгән.

Россиядә даими яшәүче гаиләләр, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, ана капиталын бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала. Татарстанда бу кеше башына 13 мең 713 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә, гаилә әгъзаларының 12 ай дәвамында алынган барлык кереме исәпкә алына. Ана капиталы хисабыннан икенче балага айлык түләү суммасы региондагы балалар өчен яшәү минимумына тәгаенләнгән һәм 8 мең 490 сумны тәшкил итә.

Түләүләр ай саен гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Ул бер елга билгеләнә һәм, балага 1,5 яшь тулганчы алу өчен, документларны кабат җыярга кирәк. Ана капиталының айлык түләвенә мохтаҗлык калмаса, аны гариза язып туктатып, ә калган сумманы кирәк вакытта алып була.

Айлык түләүләргә дәгъва кылу өчен, бала яшь ярымга җиткәнче гариза язып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны җирле Пенсия фонды бүлегенә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Моннан тыш, ана сертификатын алу өчен гаризаны Интернет челтәре аша Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинетта яисә дәүләт хезмәте порталы аркылы да бирергә мөмкин. Әлеге түләүләргә ия булу өчен гариза белән бергә түбәндәге документларны әзерләү мәҗбүри:

  • бала туу (яки уллыкка алыну) турындагы таныклык;
  • РФ гражданлыгы булу;
  • 12 айлык керем турында белешмә;
  • акча күчерү өчен банк реквизитлары.

Әгәр түләүләрне алу өчен балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать итсәгез, пособие бала туган көннән алып, башка айлар өчен дә исәпләнә. Әгәр бала туып, 6 ай узганнан соң гына мөрәҗәгать керсә, түләүләр шул мөрәҗәгать иткән көннән генә билгеләнә.

Ана капиталы хисабыннан бирелгән айлык түләүләрнең нәрсәгә юнәлтелүен ата-аналар үзләре сайлый, дип билгеләп үтте Эдуард Фәттахов. Ә сертификатны кулланган очракта андагы акчаны тоту юллары чикләнгән. Ана капиталын бары тик торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына, ананың булачак пенсиясенә һәм инвалид балаларның социаль адаптациясе өчен кирәкле хезмәт күрсәтүне түләүгә яисә товарларны сатып алуга юнәлтергә мөмкин.

Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлегендә үткән очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрне газетабызның алдагы саннарында да бастыруны дәвам итәчәкбез. Пенсия һәм аңа кагылышлы сорауларга җаваплар табасыгыз килсә, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы белән калыгыз. Әгәр дә үзегезне борчыган сораулар булса, редакциягә шалтыратып та, гозерегезне әйтә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев