Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Балалары булганнарга пенсия артамы?

«Балалары булганнарга пенсия арта икән дип ишеттек. Шуның тәртибен газета аша аңлата алмассыз микән?» - дип сораган хат керде редакциягә почтасына Әҗмәкәй авыл җирлегеннән. Әлеге сорауга җавап итеп, тукайлыларга «Шәһри Казан» газетасында басылган язмадан аңлатма тәкъдим итәбез.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә аңлатуларынча, сүз 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан, балалары булган хатын-кызлар турында бара. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен яңача исәпли башладылар. «Монда эш стажы, стажның коэффициенты, балларга зур басым ясала. Төгәлрәк аңлатканда, кешенең һәр ел хезмәт эшчәнлеге баллар, «еллык пенсия коэффициенты» белән билгеләнә», - диделәр. Баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы никадәр югары булса, баллар саны да шул рәвешчә артачак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны Россия Федерациясе хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффицентына тапкырланачак һәм ел саен индексацияләнәчәк. Билгеле булганча, хатын-кызларга яшь ярымга кадәр баласын тәрбияләгән декрет яллары өчен баллар каралган. Беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына 1,8 балл, икенче балага елына 3,6 балл, өченчесенә һәм дүртенчесенә һәр ел өчен 5,4 балл өстәлә. Быел бер пенсия баллы 78 сум 58 тиен тора. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен нәкъ менә шул яңа схема буенча исәпләделәр. Хәзер моны истә тотып, 2015 елга кадәр ялга чыкканнарның да пенсияләрен кабат исәпләттерергә була.
Декрет ялларын балларга әйләндерү һәркем өчен дә отышлы булмаска мөмкин, дип кисәтә пенсия бүлеге хезмәткәрләре. Декрет отпускы өчен баллар өстәлсә, эш стажы өчен коэффициент билгеләнә. Декрет ялларын балларга әйләндерү стаж коэффициентын киметә, шуңа да кемнеңдер пенсиясе берничә йөз сумга, кемнекедер берничә тиенгә генә артырга мөмкин. Кыскасы, һәркем өчен пенсия эшләгән елларындагы хезмәт хакы, стажы, шәхси исәп-хисап күрсәткечләренә бәйле рәвештә билгеләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга, тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) акча алучыларга бу файдага түгел, ди белгечләр. Ләкин борчылырга сәбәп юк, закон нигезендә кешегә отышлы булган пенсия түләнә. Шуңа да яңадан исәпләттергәннән соң, пенсиягез азрак килеп чыкты икән, гаризаны кире алып, алдагы сумманы калдыруны сорарга була, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев