Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Тукайлылар ана капиталының 20 меңен алу өчен гариза язарга мөмкин

5 май көнне Пенсия фондының идарәсе ана капиталының 20 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итә башлады. Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декаберенә кадәр алачак, һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россиянең Пенсия...

5 май көнне Пенсия фондының идарәсе ана капиталының 20 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итә башлады.

Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декаберенә кадәр алачак, һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россиянең Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.

Гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туганнан соң никадәр вакыт үтүенә карамастан, Россиядә яшәүче барлык ана капиталы ияләре тапшырырга мөмкин.

Гаризада ана капиталының СНИЛС номерын, сериясен һәм сертификат номерын күрсәтергә кирәк.Үзегез белән шәхесне раслаучы документ, счет реквизитлары турында банктан белешмә алып килергә кирәк. Ул счетка ике ай дәвамында, бер тапкыр 20 мең сум яисә сертификатта 20 меңнән азрак акча калган булса, калган кадәр күләмдә акча күчереләчәк. Бу акчаны гаиләләр көндәлек чыгымнарга тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев