Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Ана капиталы ике меңнән артык тукайлыны бәхетле иткән

Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда гаиләләргә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Пенсия Фонды идарәсе начальнигы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм ЗАГС идарәсе начальнигы Равилә Зарипова 45 гаиләгә сертификат тапшырды, шуларның икесе - Тукай районыннан булган гаиләләр. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле - 2007 елның 1 гыйнварыннан Тукай районында...

Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда гаиләләргә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

Пенсия Фонды идарәсе начальнигы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм ЗАГС идарәсе начальнигы Равилә Зарипова 45 гаиләгә сертификат тапшырды, шуларның икесе - Тукай районыннан булган гаиләләр.

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле - 2007 елның 1 гыйнварыннан Тукай районында барлыгы 2.335сертификат тапшырылган. Шуларның 2090ы инде ана капиталы акчаларыннан файдаланып та өлгергән.

Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Хәзер дәүләт ярдәмен алу өчен сертификат алу хокукын бирә торган бала 2018 елның 31 декабренә кадәр туган, яисә тәрбиягә алынган булырга тиеш. Бүгенге көндә ана капиталы күләме 453 026 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев