Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар көч сынашты

«Ел укытучысы» дип исемләнгән Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесен үткәрү максаты - укытучыларның абруен күтәрү, аларның хезмәтен популярлаштыру һәм камилләштерү, бер-берең белән сәләтле педагогларның тәҗрибәсен уртаклашу. Быел ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгене үткәрү өчен ике номинация билгеләде. Педагогик стажы биш елдан артык булган укытучылар «Ел укытучысы» номинациясендә катнаштылар. Педстажлары өч...

Районның 18 мәктәбеннән 23 укытучы муниципаль этапта көч сынашты. Нәтиҗәләре буенча бәйгенең зона этабына районнан 4 укытучы сайланды. «Педагогик дебют» номинациясендә Кече Шилнә мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гадел Даутов, «Ел укытучысы» номинациясендә Биклән мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Алсу Мөбарәкшина, Кнәз мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Самойлова, Новотроицкое мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Усманова катнаштылар.

Укытучыларны бәйгенең зона этабына әзерләү өчен район мәгариф идарәсе тарафыннан әзерлек эшләре оештырылды, дип билгеләде идарәнең методисты Әнисә Гыйльметдинова. Зона этабы барышында ачык дәресләр күрсәтелә. Шуңа эзерләү максатында идарә белгечләре, район методик берләшмә җитәкчеләре конкурсантларга методик ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш, бәйгегә әзерләнүчеләргә «Укытучы-мастер» грантын яулаган, башка елларны «Ел укытучысы» конкурсында катнашкан укытучылар үзләренең киңәшәрен бирделәр.

«Ел укытучысы» бәйгесенең зона этабы Яр Чаллыда үтте. Биредә Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Чирмешән, Минзәлә районнарында узган муниципаль этаплары җиңүчеләре һәм призерлары көч сынашты. Һәрбер конкурсант дәрес фрагменты һәм мастер-класс күрсәтте.

Реклама

«Ел укытучысы» конкурсының зона этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең районнан бәйгенең региональ этабында Кнәз мәктәбеннән Татьяна Самойлова катнашачак, дип хәбәр иттеләр район мәгариф идарәсеннән.

Фото район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X