Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучыларының мәхәббәтен, ата-аналарның хөрмәтен яулаган

"Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң - укытучы бул!" дигән бер галим. Хак сүзләр. Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта үз урынын табарга булышкан кеше дә - укытучы! Укытучы эше - күп түземлелек, сабырлык сорый торган эш....

Фәйрүзә Әзһәм кызы 1981 елда Теләнче Тамак урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, үзенең балачак хыялы - биолог булу теләге белән В.И.Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга килә. Студент еллар сизелмичә үтеп китә. Кулына диплом алган яшь белгеч, үзләре дә укытучы булган әти-әнисенә сөенеч булып, туган авылы мәктәбенә эшкә кайта. Аннары зур хезмәт юлы башлана. Гади, йомшак күңелле, сөйкемле, хезмәттәшләренә карата ихтирамлы һәм игътибарлы мөнәсәбәттә булуы, балаларны ихлас яратуы өчен аны укытучылар коллективы да, ата-аналар да хөрмәт итә. Фәйрүзә Әзһәмовна укыту һәм тәрбия бирү методикасын яхшы белә, иҗади эшли. Үз максатына ирешү өчен төрле эш формалары, ысул һәм алымнарыннан нәтиҗәле файдалана, техник чараларны, яңа мәгълүмати технологияләрне уңышлы куллана, фәнара бәйләнешкә зур әһәмият бирә. Фәнни-методик мәкаләләре, проект һәм тәҗрибә эшләре, дәрес һәм класстан тыш чара эшкәртмәләре белән төрле бәйгеләрдә катнаша, аның бу эшләре төрле җыентыкларга кертелә, сайтларга куела. Безнең мәктәп базасында инде дүртенче тапкыр республика фәнни-гамәли конференцияләр үтүдә һәм андагы материалларны туплап җыентык бастырып чыгаруда да аның өлеше бик зур. Биология укытучысы буларак, Фәйрүзә Әзһәмовна укучыларның экологик культурасы үсешенә һәм экологик белем дәрәҗәсенә дә зур әһәмият бирә. Мәктәбебездә аның җитәкчелегендә "Экологик десант" дигән берләшмә уңышлы гына эшләп килә. Әлеге берләшмәгә йөрүче балалар авылыбызның Игәнә елгасының, алма бакчасының экологик торышын күзәтеп, төрле фәнни-тикшеренү экспедицияләре оештыралар, нәтиҗәләр ясап, тупланган мәгълүматлар проект эшләрендә, регионара, республика күләмендә үтүче семинар-конференцияләрдә кулланыла. Тынгысыз, күпкырлы хезмәтенең нәтиҗәсе дә озак көттерми: мөгаллимәнең укучылары район, республика олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә һәм бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар. Тырыш, һәр өлкәдә актив булган Фәйрүзә Әзһәмовна үзе дә район, шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган чараларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, берничә ел рәттән "Иң яхшы укытучы" грантына ия булуы аның талантлы педагог булуын раслый. Үз эшен зур төгәллек, намус белән башкаруын һәм оештыру сәләтен күреп, 2002 елда Ф.Муллинаны мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Югары категорияле укытучы дәрәҗәсенә ирешүе дә мөгаллимәнең үҗәтлеге, авырлыкларны җиңеп алга баруы турында сөйли. Фәйрүзә Әзһәмовна авылның иҗтимагый тормышында да кайнап яши. Концерт, спектакльләрдә ул һәрчак сәхнә түрендә. Ә гаиләсендә - кадерле әни, сөекле хатын, яраткан дәү әни ул. Тормыш иптәше Илһам әфәнде белән пар канатлы матур гаиләдә үзләре кебек тырыш һәм акыллы кызы Ләйсән һәм уллары Исламны тәрбияләп үстерделәр.
Гомумән, бүгенге көненнән канәгать Фәйрүзә Әзһәмовна. Иң мөһиме - нигә бу һөнәрне сайладым икән дип үкенми, хезмәтеннән тәм таба белә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы