Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының “ Шәфкать” үзәгендә балалар экологик викторинада катнашты

Кичә, 6 апрель көнне Тукай районының " Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен "Канатлы дусларыбызга кунакка" дип аталган чара үтте. Экологик викторина Халыкара кошлар көненә багышланган иде. Анда төрле гаиләләрдән 16 бала катнашты. Чараның максаты - туган җиргә, табигатҗкә мәхәббзт, кошларга карта мәрхәмәт хисләре тәрбияләү, Җир шарындагы тереклек...

Кичә, 6 апрель көнне Тукай районының " Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен "Канатлы дусларыбызга кунакка" дип аталган чара үтте. Экологик викторина Халыкара кошлар көненә багышланган иде. Анда төрле гаиләләрдән 16 бала катнашты. Чараның максаты - туган җиргә, табигатҗкә мәхәббзт, кошларга карта мәрхәмәт хисләре тәрбияләү, Җир шарындагы тереклек өчен җаваплылык хисе тоярга өйрәтү.

Реклама

Экологик викторина вакытында балалар кошлар турында табышмакларга җавап эзләде, аларны тышкы кыяфәте, тавышы буенча танып алды, җим турында белемншрен сынады.Чарага йомгак ясап, балалар кош ояларын сакларга, аларны күбрәк ясарга һәм җим салып торырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә " Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X