Татар теле дәресләре мәктәпләрдә калырмы?
Мәгълүм булганча, июль ахырында Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасында Россия Президенты Владимир Путин рус теленнән кала башка телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны ярамаган хәл дип белдерде. Ә август ахырында исә прокуратурага милли регионнардагы вәзгыятьне тикшерергә күрсәтмә бирелде. Мәгариф системасындагы хәлне социаль челтәрләр тагын да куертып җибәрде. Прокуратурага, мәктәп директорларына, башка...
Мәгълүм булганча, июль ахырында Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасында Россия Президенты Владимир Путин рус теленнән кала башка телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны ярамаган хәл дип белдерде. Ә август ахырында исә прокуратурага милли регионнардагы вәзгыятьне тикшерергә күрсәтмә бирелде. Мәгариф системасындагы хәлне социаль челтәрләр тагын да куертып җибәрде. Прокуратурага, мәктәп директорларына, башка органнарга коллектив имзалар җыеп хатлар да юлланды. Митинг, флешмоблар да оештырылды. Ничек кенә булса да, милли хис кешенең иң нечкә кылы. Саксыз кагылганда аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Рус телле әти-әниләр балаларын әлеге сәгатьләрдән азат итәргә, ул вакытны башка фәннәргә, мәсәлән, шул ук рус телен тирәнрәк өйрәнүгә сарыф итүләрен теләсә, татар телле әти-әниләр балаларына туган телнең гаилә теле генә түгел, ә фән буларак укытыла торган дәүләт теле икәнен кечкенәдән төшендерергә, шул мохиттә үстерергә омтыла.
Әлбәттә, әти-әни теләге белән генә мәктәп укыту системасын тулаем үзгәртә алмый. Әлеге мәсьәлә 26 октябрьдә ТР Дәүләт Советы утырышында күтәрелде, тик тирәнтен өйрәнү, тикшерү таләп ителгәнлектән, ул кичектерелде. Шулай итеп, чәршәмбе көнне Дәүләт Советы утырышында янәдән шушы мәсьәлә күтәрелде. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән килешүгә ирешү турында хәбәр итте. Икенче атнага исә республика яңа федераль стандартлар көтә. Дәүләт Советы утырышында әйтелгәнчә, милли регионнарда дәүләт теле булган милли телләр атнасына 2 дәрес калдырылачак. Ә ана теле буларак, сайлау нигезендә, рус яки төбәктәге милли телне тагын 2-3 дәрес уку мөмкинлеге булачак. Дәүләт Советы әле бу мәсьәләдә фикер алышуын тәмамламады, сессия утырышы дәвам ителәчәк.
Фото Дәүләт Советы рәсми сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев