Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сосновый Борда яңа бакча төзелер дигән өмет бар

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге белән танышу максатыннан районда эшлекле визит белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булып китте. Ул капиталь ремонт буенча республика программасына кертелгән Кнәз мәктәбендә, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә эшнең торышын карады. Әлеге ике мәктәптә дә бу программа кысаларында шактый күләмле эшләр башкарылды, 1...

Сосновый Бор - шәһәргә терәлеп торган җирле пунктларның берсе. Бүген поселокта 350ләп хуҗалык исәпләнә. Шуларга өстәп тагын 300ләп яңа йорт төзелеп килә. Шулай булгач, биредә халык саны да, балалар да артачак дигән сүз. Моңа кадәр һәр елны уртача 18-20 бала туса, яшәүчеләр күбәйгәч, ул күрсәткечнең тагын да күтәреләчәге көн кебек ачык. Әлбәттә, бүгенге бина поселок балаларының барысын да сыйдыра алмый. Биредә яңа балалар бакчасы булдыру - бүген, чыннан да, көн кадагындагы иң төп мәсьәләләрнең берсе. Һәм, әйтергә кирәк, бу инде бүген генә килеп туган проблема түгел. Хәзергә поселок балалары 174 квадрат метр мәйданлы, 1987 елда торак йорт итеп төзелгән бинага бакчага йөриләр. Бакча бу йортка ул чорда вакытлыча гына дип кертелгән булган. Соңгы елларда җитәкчелек тарафыннан мәсьәләне хәл итүнең төрле юллары уйланып каралды. Зуррак мәйданлы коттеджны сатып алып, бакча итеп үзгәртү, "Яшьлек" спорт комплексының бер өлешен реконструкцияләп, балаларны шунда күчерү вариантлары да булды.

Бакча мөдире Надежда Андрованың әйтүенчә, СанПиН кагыйдәләре буенча, бирегә 15ләп кенә бала йөрешле. Шулай да җаен табып, ничек тә ике төркем оештырганнар. Кече төркемдә бүген - 17, өлкән төркемдә 24 бала йөри. Мөмкинлекләре булган гаиләләрдән 17 баланы әти-әниләре "Татарстан" совхозы поселогына йөртә. Ләкин бүген анда да урыннар проблемасы алай җиңел генә хәл ителми. Сосновый Борда яңа туганнан алып өч яшькә кадәрге 28 сабый бакчага юллама алырга чиратта тора. "Мөмкинлек булса, өч яшькә кадәр көттереп тә тормас идек, ике яшьтән үк алыр идек тә бит. Әниләрнең бит декрет ялы яшь ярымга кадәр генә. Ләкин, нишлисең, бүген өчтән җиде яшькә кадәргеләрне дә кабул итеп бетерә алмыйбыз", - ди Надежда Александровна.

СанПиН кагыйдәләре буенча, уен залы һәм йокы бүлмәсе бер бала башына 2 квадрат метр, туалет, юыну бүлмәләре төркемгә 16 квадрат метр исәбеннән төзелгән булырга тиеш. Биредә уен заллары якынча 20шәр квадрат метр, йокы, юыну бүлмәләре тагын да кечкенә. Йокы бүлмәсенә, аптырагач, ике, хәтта өч яруслы караватлар куярга мәҗбүр булганнар. Кыскасы, саный китсәң, хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. "Менә шулар барысы баланың үсеше өчен барлык мөмкинлекләрдән файдалануны чикли дә инде. Югыйсә, белгечләребез дә бар, түгәрәкләр дә оештырыр идек", - ди бакча мөдире.

Ләкин кечкенә булса да, бакчадан матур бер почмак ясарга, җылы мохит тудырырга тырышканнар хезмәткәрләр. Бакчага аяк атлаганда ук матур итеп буялган капка-коймалар, үзенә бер зәвык белән эшләнгән чәчәк түтәлләре, пөхтә итеп җыештырылган, балаларны үзенә тартып торучы уен мәйданчыгы каршы ала. Бина эченең дә һәр почмагын файдалы итеп кулланырга тырышканнар, хәтта баскыч мәйданчыгының да бер өлешенә балаларның кул эшләрен урнаштырып куйганнар. Иң мөһиме - беркемгә комачауламый, үзенә күрә бер матурлык биреп тора.

Бала үстергән ата-ана өчен сабыеның уңай шартлар тудырылган тәрбия һәм белем йортына йөрүе бик мөһим. Министрның сүзе чынга ашып, "Бәләкәч" программасы кысаларында яңа бакча төзелсә, Сосновый Бор балалары белән бергә ата-аналар, тәрбиячеләр, гомумән, бар поселок халкы шат булыр иде, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сђфђр