Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шигърияткә гашыйк безнең балалар

17 октябрьдә Шилнәбаш авылының "Тополек" балалар бакчасында "Алтын көз" дип аталган шигърият бәйгесе булды. Өлкән төркем укучылары бу көнгә әниләре һәм тәрбияче апалары белән бергәләп бик җитди әзерләнделәр. Елның шушы кабатланмас ел фасылы турындагы шигырьләрне өйрәнеп, кабат-кабат сөйләп карадылар һәм бик матур итеп чыгыш ясадылар. Сәнгатьле укуга бөтен осталыкларын куеп,...

17 октябрьдә Шилнәбаш авылының "Тополек" балалар бакчасында "Алтын көз" дип аталган шигърият бәйгесе булды. Өлкән төркем укучылары бу көнгә әниләре һәм тәрбияче апалары белән бергәләп бик җитди әзерләнделәр. Елның шушы кабатланмас ел фасылы турындагы шигырьләрне өйрәнеп, кабат-кабат сөйләп карадылар һәм бик матур итеп чыгыш ясадылар. Сәнгатьле укуга бөтен осталыкларын куеп, интонация, паузалар белән агачтан өзелгән соңгы яфраклар тавышын да, җылы якларга китүче кошларның сагышлы каңгылдавын да, көзге яңгырның тонык кына шыбырдавын да бирергә тырыштылар сабыйлар. Ә кайсы бәйге соң таләпчән жюридан башка үтә! Балаларның һөнәри осталыгын ата-аналар комитеты әгъзалары С. Заикина, Е. Абрамова, ветеран укытучы В.Бельская, балалар бакчасы мөдире Н. Заикина бәяләделәр. Иң сәнгатле шигырь укучылар дип Саша Пучинин, Софья Ерепова, Полина Бельская һәм Глеб Ваняшин танылдылар. Әлеге бәйгегә кунакка Шилнәбаш китапханәсе мөдире Н. Бариева чакырылган иде. Бәйгедән соң балалар Казан шагыйре Сергей Малышевның шигырьләрен йотлыгып тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф